Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов котлавы

08 мая 2019, 07:55

775

0

0

Яңа Чишмә муниципаль  район башлыгы   Вячеслав Козлов котлавы

Хөрмәтле сугыш ветераннары, толлар, тыл хезмәтчәннәре, кадерле яңачишмәлеләр! Сезне Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән котлыйм!
Бөек Ватан сугышында совет халкының җиңү яулавына 74 ел вакыт узып киткән. Җиңү безгә зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Безнең районнан гына да 10 меңнән артык кеше фронтка киткән. Районыбызның 6300 кешесе яу кырларында мәңгелеккә ятып калган һәм хәбәрсез югалган.
Бу көнне кадерле ветераннарыбызга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәсем килә. Сез Ватаныбызны юкка чыгарудан саклагансыз, илне фашист гаскәрләреннән азат иткәнсез. 
Без басуларда алны-ялны белми хезмәт куйганнарны, заводларда корал ясаучыларны, госпитальләрдә эшләүчеләрне һәрчак хөрмәт белән искә алачакбыз. 
Кызганычка каршы, ветераннарыбыз сафы елдан-ел сирәгәя бара.  Быелгысы ел Җиңү көнен барлыгы 7 ветеран һәм сугышта катнашучыларның 30 тол калган хатыны каршылый.  Аларның барысы да һәрдаим кайгырту һәм игътибар тоеп яши, уңайлыклары булган торак белән тәэмин ителделәр.
Без шушы матур тормышта яши һәм хезмәт итә алуыбыз белән сезгә бурычлы.  Барлык ветераннарга озын гомер, балаларына, оныкларына үз гаиләләре өчен, үзебезнең халкыбыз өчен горурлык хисе тоюларын, барлык башлангычларда уңышлар һәм имин күк йөзе телим.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X