Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңачишмәлеләрне - сугышчы-интернационалчыларны «Сугышчан бердәмлек» бүлекчәсе җитәкчесе Виктор Калмыков котлый

16 февраля 2022, 09:15

564

0

0

Яңачишмәлеләрне - сугышчы-интернационалчыларны «Сугышчан бердәмлек» бүлекчәсе җитәкчесе Виктор Калмыков котлый

15 февраль - Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне буларак билгеләп үтелә.
Хөрмәтле сугыш хәрәкәтләре ветераннары, сугышчы-интернационалчылар!
Бүген күпләр өчен 15 февраль – әһәмиятле көн - Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару көне. Бу көнне без әфганчыларны гына түгел, ә илебездән читтә башка «кайнар нокталар»да катнашучыларны да искә алабыз.


Антны үтәп һәм үз бурычыбызга тугры калып, без, солдатлар, хәрби батырлыкны, фидакарьлекне һәм үзара ярдәмчеллекне күрсәттек.
Батырлык һәм каһарманлыкның чиге юк һәм һәрвакыт тирән хөрмәткә лаек. Якын дусларын - иптәшләрен, туганнарын югалткан кешеләрнең дә, туганнарын каршы ала алмаган кешеләрнең дә йөрәк әрнүе бер үк дәрәҗәдә зур. Алар турында якты истәлек мәңгегә безнең йөрәкләрдә саклансын!

Ватанны саклаучылар көне алдыннан ватаныбыз хакына хезмәт итүгә катнашы булган барлык кешеләрне котлыйм, чын күңелдән барыгызга да сәламәтлек, иминлек, күңел көрлеге һәм тыныч тормыш телим.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев