Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

20 миллион - игенчеләргә премиягә

2 августта “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы“ конкурсы старт алды.

Татарстанда урып-җыю кампаниясе – 2018 нәтиҗәләре буенча комбайнчыларга һәм механизаторларга премия итеп 20 млн. сум бүлеп биреләчәк. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы барлыгы 490 кешегә премия бирүне күздә  тота -  бу  игеннәрне суктыру һәм чаптыру  мәйданнары күрсәткечләре буенча  республика һәм район дәрәҗәсендә җиңүчеләр.
Ведомствода сөйләүләренчә, игеннәрне  урып-җыюда  иң зур күрсәткечләргә ирешкән 240 комбайнчының һәрберсе  50 мең сум  күләмендә премия алачак, аларны комбайннарның 4 төркеме буенча билгеләячәкләр. Чапкычларның өч төркеме буенча игеннәрне иң зур мәйданда чабып алган 50 механизатор 40 мең сум күләмендә премия алачак. Шулай ук конкурс нәтиҗәләре буенча районнарда иң  яхшы 200 комбайнчы 30 ар  мең сум  премия алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев