Ак бүре ыруы бетүгә йөз тота башлады
Фирдәвес ЗАРИФ
Әле борын асты да кипмәгән үсмерләр үзләрен сугышчы ирләр белән бер рәткә куеп сөйләшмәкче итәләр. Хәер, ирләрдән дә ил-көн кайгысы китте. Ыруара сугышлардан һәрберсе мал төяп, кәнизәк чибәр хатын-кызлар алып кайтырга тырыша. Элек җиңүне бер көн бәйрәм итсәләр, хәзер инде аш-сый мәҗлесләре өчәр көнгә сузыла. Яшь кызларда да итагать бетеп бара. Кеше-кара күрмәгәндә, ирләрнең муенына асылынырга торалар. Дөрес, ирләр белән тотылганнарын җәзага тарта килә Ямгырбәк, әмма моңа карап кына андый очраклар кимеми. Боларның барысына да кояш баешындагы кавем гаепле икәнлеген белә ул. Аларның сәүдәгәрләре яшертен рәвештә әче бал да алып килгәлиләр икән. Моңарчы кымыз да эчмәгән хатыннар әче бал капкалый башлаганнар.
Әлеге хәлгә чик куярга теләп, әче бал белән тотылган сәүдәгәрне, кул-аякларын бәйләтеп, ач шакалларга ташлаткан иде Ямгырбәк. Әмма шуннан соң сәүдәгәрләр килми башлагач, һәрберсенә кагылгысызлык ярлыгы бирергә мәҗбүр булды.
Шулай да сәүдәгәрләрне гүзәл кәнизәкләр белән сату итүдән тыйды Ямгырбәк. Югыйсә кәнизәкләр сатып алган ирләр, хатыннарын онытып, алар белән күңел ача башлаганнар иде. Бүген ыруда имезүче кол сөт аналары гына бар.
Яшьрәк вакытында ыруны коры тота иде Ямгырбәк. Хәзер картайды шул, җитмешенче яшь белән бара. Болай булмый, алмаш эзләргә кирәк, алмаш. Соңгы араларда дала киңлегендә ак бүре дә күренми башлады. Хәерлегә түгел бу, ыру өчен кисәтү...
Нәгыйм манма тиргә батып уянды. Әле уянгач та, шактый вакыт серле төш тәэсиреннән айный алмый торды. Ямгырбәк, ак бүре... Күреп, ишетеп түгел, тарихи китаплардан да укымаган хәлләр ничек керде соң әле төшенә?!
Тукта, очраклы хәлме соң бу? Безнең җәмгыять тә бозыклык, әхлакый деградация сазлыгына торган саен бата бара түгелме?! Шулай ук ата-аналар белән балалар, өлкән һәм урта буын белән яшь буын арасындагы упкын да тирәнәя бара. Алар хәзер бездән түгел, ә телевизордан күрсәтелә торган фильмнардан, әхлакый тотнаксызлыкны нормага әйләндергән төрле шоулардан үрнәк ала.
Болар барысы да милли тәрбиянең булмавыннан, милли йола-гадәтләрнең, милли традицияләрнең онытыла баруыннан килә бит.
Кая карама – бөтен җирдә таркаулык. Ул хәтта милли аңны, дәүләтчелегебезне торгызырга, милли яңарышны булдырыр га тиешле милли хәрәкәткә дә үтеп керде. Анда да бүген тарткалаш, шәхси мәнфәгатьләрне милләт мәнфәгатьләреннән өстен күрү хөкем сөрә.
Шундый уйларга бирелеп утырганда, домофон кыңгыравы шылтырады. Трубканы алды.
Фирдәвес ЗАРИФ
– Әйе. Кем бар анда?
– Мин әле бу – Солтан.
– Хәзер ачам, дустым.
Нәгыйм ачкыч рәсеме ясалган төймәгә басуга, музыкаль сигнал яңгырады. Бу – ишекнең ачылуын аңлата иде.
Ике-өч минутта Солтан сигезенче катка менеп тә җитте. Ишек кыңгыравы тавышына Нәгыйм аңа каршы чыкты. Хәер, ул башта эчке агач, аннары тышкы тимер ишекләрне ачып коридорга чыкканчы һәм, ниһаять, коридордагы тимер ишекне ачканчы, тагын берничә минут узды.
– Ай-яй, крепостьтагы кебек яшисең син. Тиз генә керерсең димә. Хәер, үзебездә дә шул ук хәл инде.
– Ишек биге нәрсә ул, Солтан! Күңелләр дә бикләнеп бара – менә шунысы аяныч.
– Гомер булмаганны, фәлсәфәгә бирелә башладың әле син.
– Әйдә, залга уз. Күңелне борчыган нәрсәләр бар. Син, утырып, газеталар караштыра тор. Ә мин тиз генә чәй куеп җибәрим.
Нәгыйм электр чәйнегендә чәй кайнатып алды. Чәй янына ризыклар куйгач, мәйне дә чыгарасы иткән иде, Солтан каршы төште:
– Юк, туган, аны эчкәч сөйләшкән сүз – сүз түгел инде ул. Әйдә, бабайларча, аек баштан фикерләшик.
– Рәхмәт, дустым. Мин үзем дә шулай уйлыйм.
– Йә, нинди борчу килде башыңа? – дип сорады Солтан, өстәл янына утыргач.
– Аны ике сүз белән генә аңлатып булмый инде. Борчу дигәч тә, шәхси борчу түгел инде ул. Күңелне тырнап торган борчулы уйлар дисәң, дөресрәк булыр. Дөрес, кичәле-бүгенле генә тумады алар. Бүген иртәнге якта күргән төш аларны яңартып җибәрде әле.
– Нәгыйм күргән төшен кыскача гына сөйләп бирде.
– Алай икән, – диде Солтан, мыек астыннан гына елмаеп. Аның болай да кечкенә күзләре тагын да кысыла төште. Аннары чигәләре инде пеләшләнеп килгән башындагы озын сирәк чәчләрен артка сыпырып куйды.
– Мин үзем төшләргә игътибар иткән кеше түгел анысы. Мендәргә башны куюга, караватка сеңәм дә будильник тавышына гына уянам. Үзең беләсең, ике эштә эшлим. Акча кирәк бит, быел кызны да укырга кертәсе бар.
– Шулаен шулай ул да, дустым. Акча кирәк анысы, ансыз кая барасың. Коммунизм дигәннәре мираж гына булып чыкты. Хәзер, тырыша-тырыша, капиталистик җәмгыять төзибез, дөнья куабыз.
– Җәмгыятен кем белгән инде аның, туган. Капитализмның минем гаиләдән үк башлануы хак. Хатын, дипломын чемодан төбенә салып, базарда сату итә.
– Әле мәктәптә татар телен укытып йөри иде түгелме соң?! Мин тагын, балаларга милли тәрбия бирә, дип куанган идем. – Тәрбия ул гаиләдә үк башланырга тиеш, туган. Төп нигезе гаиләдә аның. Хәлемнән килсә, мин Гөлчирәне өйдә генә утыртыр идем дә, әлеге дә баягы, акча җитми. Ике җирдә эшләп тә, егерме меңгә дә тулмый бит минем хезмәт хакы.
– Акчаның җиткән чагы юк инде аның, дустым. Менә балалар урам тәрбиясе алып үсәләр, шунысы аяныч.
– Шул-шул менә, урам тәрбиясе алып үсәләр. Ә анда сыра, аракы эчәргә, тәмәке тартырга өйрәтәләр. Моның нәрсәгә илтүен аңлатып кара син аларга! «Отстой булып йөрисем килми әле», – дип кенә җибәрәләр.
– Шулай, дустым, шулай. Өйдә утырса да, юньле нәрсә күрми ул. Телевизорны кабызсаң, һәр тапшыруда диярлек бозыклык. Әллә нинди шоулар уйлап таптылар. Ул киноларны әйткән дә юк инде. Киләчәккә идеаллар, максат калмады. Дингә кайтарасы иде яшьләрне, дингә... Югыйсә, күңелләрендә бушлык.
– Белмим, туган, ата-аналары динсезлектә үскән балаларны дингә кайтарып булыр мы икән?! Шәһәрдә әби-бабай тәрбиясе күрми үсте бит алар.
– Кул кушырып утырыйкмы инде алайса? – Мин кул кушырып утырыйк димим. Тәрбияне башта үзебездән башламыйкмы икән? – Сүзең хак, дустым. Гаетләрне санамаганда, намазга баскан кеше түгел инде без.
– Авыздан өзеп алдың, туган. Пенсиягә чыкканны көтмәскә иде дә бит, әле ге дә баягы – акчасызлык. Вакыт җитми, дөнья куабыз. Хатыннар өйдә утырып, ирләргә гаиләне тотарлык акча түләсәләр иде дә ул. Мин дә бер эштән кайтып, икенчесенә китмәс идем. Дини китаплар да укыр, бәлки, акрынлап, намазга да басар идем.
– Анысы, теләгән очракта вакытны табарга була инде ул. Хәзер мәдрәсәдә кичләрен яки ял көннәрендә дә укыталар. Минем хатын, Аллага тапшырып, ял көннәрендә мәдрәсәгә йөри башлады инде. Үзем дә ниятләп торам, насыйп булса. Солтан сәгатенә күз салды. – Кара, минем эшкә барыр вакыт җитеп килә икән.
– Бүген ял көне бит. Нинди эш ул тагын? – Бер фирмага каравылга урнашкан идем мин. Көнаралаш шунда йөрим. Ни, туган, калганын телефоннан сөйләшеп бетерербез инде, яме. Минем сиңа бер мөһим йомышым бар иде.
– Тыңлыйм, дустым. – Машинам искерде, яңасына акчам җитеп бетми. Биреп тора алмассыңмы икән? Нәгыйм бер минутка телсез калды. «Менә сиңа мә, мин аны ихластан сөйләшеп утыра дип торам. Ә ул акча сорар өчен генә кергән икән». Тик теле белән башкача әйтте:
– Акчаны бирермен анысы, Солтан. Хатынның авылдагы йортын саткан акчаны саклык банкына салган идем. Үзең беләсең, бүген банк эшләми. Иртәгә кичке якта сугылырсың.
– Менә рәхмәт, туган. Яхшылыгыңны гомер онытмам. Син бер дә борчылма, татар яши әле ул, яши. Солтанны озаткач, фәнни хезмәтенә утырырмын дигән иде дә Нәгыйм, күңеле ятмады. Онытылып булмасмы, дип, тиз генә киемен алыштырды да бакчага юл тотты. Тик бакчада да тынычлык килмәде аңа. Дөрес, гадәттәгечә, бар эшне җиренә җиткереп эшләде. Өйгә дә арып-талып, соң гына кайтып керде. Хатыны инде борчыла ук башлаган иде. Ашап алгач, барыбер йокы кермәс, дип, фәнни журналларны караштырды, фәнни хезмәтенә тотынып карады. Тик уйлар өермәсе эзәрлекләүдән туктамады. Стена сәгате төнге берне суккач кына борчулы уйлардан айнып киткәндәй булды. Залга кереп, йокларга ятты.
Таң алдыннан гына йокыга талды ул. Төшендә Нәгыйм җиргә тезләнгән Ямгырбәкне һәм дала буйлап аннан ераклаша баручы ак бүрене күрде.
– Ташлама ыруны, ак бүре, ташлама! – дип ялварды аның артыннан Ямгырбәк. Шунда һич көтелмәгән хәл булды – кемдер ак бүрене укка алды. Ямгырбәк башта катып калды, аннары, сикереп торып, ук очып килгән якка ыргылды. Калкулыкта, җәясен тотып, кече улы Байгурҗа басып тора иде. – Борчылма, атай, тиресеннән сиңа яңа бүрек тектерербез, – дип, аңа каршы атлады яшүсмер. Ямгырбәк, йөрәген тотып, җиргә сыгылып төште дә мизгел эчендә хәрәкәтсез калды. Еракта-еракта – дала читендә ач шакаллар улый иде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев