Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Алда баручылар ике мең тоннадан артык бөртек суктырган

Шушы көннәрдә явып узган яңгырлар урып-җыю эшләре темпын бераз тоткарлады. Сентябрьдә инде озакка сузылган коры һәм җылы һава торышы булмаячак, шуңа күрә һәр аяз көннән-сәгатьтән файдаланып калырга кирәк.

Район буенча тагын 10 мең гектарга якын игеннәрне җыештырып аласы бар әле. Иң зур мәйданнар "Кулон" агрофирмасында - 6 мең гектардан артык, "Яңа Чишмә"дә - 1200 гектардан артык. Барлык киптерү агрегатларын эшкә җигәргә, алар булмаган урыннарда, бөртекне иң яхшысы элеваторга тапшыру кирәк. Уңышның шактый өлешен кырда калдыруга караганда, киптерүгә һәм саклауга булган чыгымнар барыбер азрак булачак.
Район буенча 120 мең тоннадан артык бөртек суктырылган, бөртеклеләр уңышы начар түгел - гектарыннан 30 центнердан артык. Калган мәйданнарны (нигездә сабан бодае) да кыска срокларда һәм югалтуларсыз җыеп алырга кирәк.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе комбайнчылар һәм шоферлар арасында уңышны җыеп алуда хезмәт ярышының чираттагы бишкөнлегенә йомгак ясады.
"Лексион" комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында "Козлова М.И." КФХ-дан Михаил БАРСУКОВ рәттән икенче бишкөнлек алдынгысы булып тора. Үзенең ярдәмчесе Александр ЛЮБИМОВ белән алар 5 көндә 586 тонна бөртек суктырганнар, ә урып-җыю эшләре башланганнан бирле - 2020 тонна.
"Нью - Холланд" комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында "Кулон" а/ф-дан Илнур Хәлиуллинның күрсәткечләре иң яхшысы. 5 көн эчендә ул үзенең ярдәмчесе Никита ЕГОРОВ белән 355 тонна бөртек суктырган (барлыгы 608 тонна).
"Акрос" һәм "Дон" комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында "Кулон" а/ф-дан абыйлы-энеле Владимир һәм Александр ГАРЕВлар даими төстә алдынгылыкны кулдан ычкындырмыйлар. "Акрос" комбайнында 5 көндә алар 653 тонна бөртек суктырганнар, ә урып-җыю эшләре башланганнан бирле - 2200 тонна (!).
"Нива" һәм "Енисей" комбайнчылары арасында "Вәлиев Ф.Р." КФХ-дан Михаил КОЗЫРЕВ бишкөнлек алдынгысы булган. Хәзер ул башка фермерларга булыша һәм 5 көндә 323 тонна бөртек суктырган, ә урып-җыю эшләре башланганнан бирле - 1210 тонна.
Шоферлар арасында "Кулон" а/ф-дан Марат ГАЛИМОВ бишкөнлек җиңүчесе булып тора. МАЗ а/м-да ул 1808 тонна бөртек ташыган.
Алдынгыларның барысына да кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылган.
Район хуҗалыклары көзге культуралар чәчүне дәвам итәләр. 7 сентябрьгә 15 мең гектарга якын көзге игеннәр чәчелгән. Арыш чәчү төгәлләнгән һәм 10 сентябрьгә кадәр көзге бодайны чәчү эшләрен төгәлләргә кирәк (бу иң оптималь агротехник сроклар).
Игеннәрдән бушап калган кырларда хәзер туңга җир сөрү эшләре бара. 7 августка 12 мең гектарда туңга җир сөрелгән (барлык мәйданның 20 % ы). "Кулон" а/ф-да, "Козлова М.И.", "Нурхамәтов З.М.", "Садыйков М.Х." һәм "Вәлиев Ф.Р." КФХ-ларда әлеге агротехник алым яхшы алып барыла.
Эшмәкәр Анатолий Попковның энергетик куәтле биш К-700 тракторының туңга җир сөрүдә эшләп чыгару күләме бик яхшы, алар һәр көнне 100 әр һәм аннан да күбрәк гектарда туңга җир сөрәләр. Бүген алар "Кулон" агрофирмасы кырларында эшлиләр.
Хәзер авыл хуҗалыгы эшләре өчен, аеруча урып-җыю өчен, катлаулы чор җитте. Әмма сентябрьдә аяз көннәр көтеп ятарга түгел, көзге эшләрнең барлык комплексын уңышлы төгәлләү өчен барлык чараларны күрергә кирәк.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев