Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Алдынгыларга премияләр тапшырылды

Игеннәрне  җыеп алуда комбайнчылар һәм шоферлар арасында чираттагы бишкөнлеккә нәтиҗәләр ясалды. Алдынгыларга кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылды.

“Лексион“ комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында инде менә рәттән өченче бишкөнлек алдынгысы булып “Агро-Основа“ ҖЧҖ -дән Владимир НЕСТЕРОВ тора, ул үзенең улы – ярдәмчесе РУСЛАН белән 5 көндә 236 тонна бөртек суктырган (урып-җыю эшләре башланганнан бирле – 1065 тонна).
“Нью-Холланд“ һәм “Дон“ комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында “Кулон“ а/ф-дан Сергей МИТРЯСОВ 5 көнлек алдынгысы  булган. Алар ярдәмчесе Николай ХАРИН белән 5 көндә 222 тонна ашлык суктырганнар (барлыгы 605 тонна).
“Акрос“ һәм “Мега“ комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында иң яхшы күрсәткеч “Кулон“ а/ф-дан Исхак НӘҖИПОВта, ул  үзенең ярдәмчесе Роман ДЕРЕВЯШКИН белән 5 көндә 424 тонна бөртек суктырган (барлыгы 1473 тонна).
“Нива“ һәм “Енисей“ комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында “Скоков Н.А.“ КФХ дан Петр ДОРОФЕЕВ җиңүче булган. Ярдәмчесе Александр УШАКОВ белән алар 5 көндә 184 тонна бөртек суктырганнар (барлыгы 281 тонна).
Шоферлар арасында “Кулон“ а/ф-дан МАЗ шоферы Марат Галимов комбайннардан ындыр табагына барыннан да күбрәк бөртек ташыган – 1086 тонна (барлыгы 2726 тонна).   

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев