Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Александр ХОРЬКОВ: “Шәхси хуҗалыкта безнең үз юлыбыз“

Авыл җирлекләре башлыкларының хезмәт урыннарында эшләре бихисап. Әмма  тулы эш  графигы, җаваплылык һәм эшләре күп булуга да карамастан, алар  шәхси хуҗалыкларын үстерүгә дә вакыт таба. Мисал өчен, Екатерина АҖ башлыгы Александр Хорьковның сыеры, бозавы, ике үгезе, тугыз  сарыгы, ике ана дуңгыз, 10 яшь  дуңгыз, 20 дуңгыз баласы бар.


- Александр Александрович, хуҗалык тотуны нидән  башладыгыз?
- Марина белән тормыш коргач, берничә ел әти-әниләр белән яшәдек. Мин үземне тулысынча “Весна“ КФХ эшенә багышладым, ул безнең ШЯХ иде инде. Бервакыт хатынымның әти-әнисе безгә бозау бүләк иттеләр, шуны үстерегез, диделәр. Үзебезгә аерым йорт төзегәндә бозау инде сыер булып җитешкән иде һәм шулай итеп яңа йортка сарай  да кирәк булды. Сыер бозаулар китерә башлады, сатып та алдык... Без һәрвакыт икешәр сыер тоттык. Хәзер бер генә, берсен күптән түгел саттык. Сарыкларны “Архангельское“ КФХ дан сатып  алдык. Дуңгыз балаларын сатуга дип тә, үзебезгә иткә дә үстерәбез. Хәзер ике айлык дуңгыз балаларын сатырга  тырышабыз. Әлегә сату авыр бара, икесе генә сатылды.
- Шундый зур хуҗалыкны алып баруы авырмы? Аны тагы да киңәйтергә-үстерергә планлаштырасызмы?
- Хуҗалыкны алып барырга була, моннан сәламәтлеккә бернинди дә зыян килми дип саныйм мин. Хуҗалыкта  эшне алып баруда киеренкелек күрмим, кулдан килгәнчә хезмәт куябыз. Терлекне тота алганча гына тотабыз. Сүз дә юк, кышын авырлыклар  була. Барысын да җәен кайгыртсаң, кышны  исән -имин чыгарга була. Әлегә терлекләрнең баш санын  киметмибез. Чөнки  алар туып һәм үсеп тора бит. Берсен сатасың, икенчесе туа...
- Хуҗалык белән  күбрәк кем шөгыльләнә: хатыныгызмы яки  сезме?
- Без хуҗалыкта бергәләп эшлибез. Балаларыбыз да бик нык булыша. Иртән Марина белән икәү генә карыйбыз, балаларны уятмыйбыз. Ә җәен көндез һәм кичен барлык  терлекләр дә алар өстендә. Андрейга (ул Чистайда техникумда укый) 17 яшь, Софья быел 9 сыйныф тәмамлады, Агния -  7 сыйныфка, Вера 5 сыйныфка бара. Терлекләрне алар бергәләп карый: кемдер дуңгызларны ашата, кемдер су эчертә. Алар бар эшне дә белеп башкара: хуҗалыкта да, кухняда да. Кышын, әлбәттә, күп вакытлары дәрес әзерләп үтә. Ә җәен әти-әниләренә ник булышмаска?
-  Аларның “бригадиры“ кем?
- Бригадир дигән  нәрсә юк (көлә). Ләкин җәй көне  улым, өйдә булганда, идарә  итүне үз өстенә ала. Әгәр аңа берәр кая китәргә туры килсә, аны Софья алыштыра. Мисал өчен, үткән ел миңа операция булды, шуңа да бөтен эшне Андрей башкарды. Печән чапты, җыйды, өйде. Безнең арбасы һәм чапкычы булган үз  тракторыбыз бар.
Шундый ярдәмчеләр булганда, хуҗалык эшләрендә бөтенләй катнашмасам да була. Эш көне минем нормага салынмаган. Һәрвакыт төрле эш процесслары, чаралар, ремонт эшләре, кешеләр белән эшләү. Барысы да кич белән эштән кайта. Тынычлык минем төшемә генә керә. Әлбәттә, бу гел шулай түгел, тик еш була. Тик мин өйгә кайткан җиргә, өйдә барысы да эшләнгән була. Чөнки балаларны эшкә,  әти-әнигә булышырга кечкенәдән өйрәтәбез. Бала эшли икән, мин моны нормаль хәл дип исәплим. Алар муллыкта яшәүгә ничек ирешкәнне белергә тиешләр. Артыгын эшләргә мәҗбүр итмибез, бала эшли алырлык эшне генә эшләтәбез. Авыл гаиләсендә шулай булырга тиеш тә: барысын да балалар белән бергә эшләргә.
-  Авылдагы һәр  кешенең шәхси ярдәмче хуҗалыгы  булырга тиешме? Сезнең  фикерегез?
- Көче, сәламәтлеге һәм мөмкинлеге булса, әйе. Үзең өчен, гаиләң өчен. Беренчедән, бу экологик яктан чиста продукция, икенчедән, нәрсә дисәң дә физик хезмәт, бусы  безгә глобаль гиподинамия шартларында бик кирәк. АҖ башлыгы буларак, халык белән  аралашканда терлек асрамауның төп сәбәбе итеп кешеләр  сәламәтлекләре чамалы булуны атыйлар. Кемнеңдер кулы, кемнеңдер тезе авырта, кемдер терлекне үзвакытында карый алмый һ.б. һәм шуңа күрә аларның баш санын киметә.
- Хуҗалыкка хезмәт хакы акчасы да керәме, әллә ул чыгымнарны  каплап, аны алып барырга да җитәме?
- Алар үзара бәйләнгән. Көзен бөртек фуражы, азык сатып аласың, болар бар да  бик кыйммәт. Моңа хезмәт хакыннан да сарыф  итәсең. Соңыннан, сата башлагач, акча “кире кайта“. Азыкны, үз кирәк-ярагыңны исәпкә кертмичә, елына 100 мең сум  тирәсе табыш аласың инде. Алты кешедән  торган гаиләгә дә бит күпме акча кирәк! 70-80 кг-лы дуңгыз безгә 3-4 атнага гына, ә бер елга күпме кирәк?! Без үзебез өчен, үз  ихтыяҗыбыз өчен эшлибез, ә артыгын сатабыз.
- Авыл халкы сезгә охшарга, сездән калышмаска тырышамы?
- Юк ла, сез байларны аңламассың диләр. Минем байлыгым нидә соң, белмим. Минем хезмәтем әлләни югары түләнә  торган түгел, Марина мәктәптә укытучы буларак миннән шактый күбрәк ала... Ә хуҗалыкта безнең үз юлыбыз. Ничек телибез, шулай эшлибез инде, теге яки бу максатка ирешү өчен кирәк чакта  нәрсәнедер алыштырабыз.
... Фотосессия өчен ишегалдында безне гаилә әгъзалары һәм өч эт каршы алды. Марина үзенең  кызлары белән безне сарайга, терлекләр  янына алып керде. Үгезләргә хуш исле печән биргәннәр, ә Вера дуңгыз балаларын ничек ашатуын күрсәтте. Тик фотокамера  кызны бераз дулкынландырды бугай: Ой, мин бөртекне ялгыш улак кырыена салдым, - дип үзен гаепле санады. Вера менә дигән ярдәмче һәм аның эшне җитез башкаруына беркем дә шикләнми. Нинди хуҗалык үстерүләрен кунакларга күрсәтүләренә балалар бик шат иде.
Ольга Иванова
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев