Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Алтын куллы туганнар

2012 елда “Яңа гына эш башлаучы фермерларга ярдәм“ республика  программасыннан районда дүрт гаилә фермасы файдаланды.

Шул  елда   ике бертуганның уллары  Виктор һәм Александр Козловларның гаилә фермасы 2 млн. сум  грантка ия булган. Ул чакта ук инде район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы тарафыннан ул иң  перспективалысы дип аталган.
2013 елда терлекчелек фермасы  төзелеше барган кызу  эш вакытында без Козловлар янында булган идек һәм оештырылган хуҗалык үсеше перспективаларын алар ничек күз  алдына китерүләре хакында сөйләүләрен сорадык. Исегезгә төшерәбез, ул вакытта хуҗалыкта 100 га үз җирләре һәм 145 га арендага алган җирләре бар иде. 100 баш сыерга ферма һәм  бозаулар абзары төзелә иде.
Шуннан бирле дүрт  ел ярым вакыт узды. Бүген без кабат Козловлар янында булдык. Оптималь срокларда төзелгән биналар чиста, җылы, якты һәм барлык кирәкле әйберләр  белән җиһазландырылган.
Сыерлар саву өчен махсус станоклар куелган, сөт  саву  аппаратлары,  сөт үткәргечләр, сөт суыткыч, азык бүлгеч һәм тирес чистарту  (чыгару)  техникасы сатып алынган. Шушындый уңайлы шартларда 130 баш савым сыеры белән нибары өч савымчы менә дигән итеп эшли. Һәр сыердан тәүлегенә уртача 15-16 литр  сөт савалар.
Ә сөт җитештерү сатып алынган 90 баш айршир токымлы сыердан башланган. Хәзер исә  МЭТ-нең баш саны икеләтә арткан -  180 башка җиткән (шуларның 50 се – тана бозаулар, тиздән алар савым көтүен тулыландырачак). Яңа туган үгез бозауларны  бу хуҗалыкта хуҗалар тиз арада сатып бетерә. Монда сыер ите җитештерү күздә тотылмый. Аның каравы бүгенгесе көндә 30 баш дуңгыз һәм 30 ат бар.
-  Ә азык белән эшләр ничегрәк соң? - дип сорыйм КФХ хуҗаларыннан, - азык культуралары үстерү өчен җир мәйданын арттыру  планы бар иде кебек сезнең?
- Бүген безнең 1000 гектардан артык җиребез бар, алар Красный Октябрь АҖ территориясендә, халыктан арендага алынган җирләр, -  дип җавап бирде Виктор Козлов, -  100 гектары парга калдырылган, 100 шәр гектар җирдә орлыкка горчица, арпа, бодай, 200 га – берьеллык, шул кадәрле үк күпьеллык үләннәр  чәчелгән, арышка 250 га калдырылган. Бүгенгесе көнгә, 15 майга, хуҗалыкта чәчү эшләре төгәлләнде.
- Үткән елда бөртеклеләрдән һәм азык культураларыннан яхшы уңыш  җыеп алдык. Терлекләрне төрледән-төрле азык белән тулысынча тәэмин иттек, бу исә сөтне киметүгә юл куймады. Быел чәчү эшләрен үзвакытында төгәлләү яхшы уңыш алуга өмет бирә, - дип сүзгә кушылды Александр Козлов.
Фермерлар хуҗалыгында сатып алынган яңа техника – ике МТЗ-82, пресс-җыйгыч, азык урып-җыю комбайны һәм башка агрегатлар булу аркасында игеннәрне чәчү һәм урып-җыю кампанияләре оешкан төстә үтә. Әмма эштә иң мөһиме – һава торышы һәм кешелек факторы. Көннәр матур, чәчү техникасын да ышанычлы кешеләр егәрли. Бу Виктор Александрович һәм Александр Евгеньевич, шулай ук Викторның уллары Александр һәм Андрей һәм аның бертуганының улы Роман. 
Александр инде югары уку йортын тәмамлаган, белгечлеге буенча инженер-механик, Андрей исә Әлмәт политехника техникумында диплом яклаганчы монда производство практикасы уза. Роман Роменский да шул ук техникумда 3 курста укый, ул да практикада. Романның да кырга беренче тапкыр гына чыгуы түгел, мәктәптә укыганда каникулларда игеннәрне урып-җыю эшләрендә булышкан. Туганнары белән бергәләп  эшләве аңа бик ошый.
Виктор Александровичның хыялы тормышка ашкан: уллары , вәгъдә биргәнчә, белгечлек алганнан соң туган өйләренә кайта.
2013 елда безгә сүз биргән Александр Евгеньевичның да хыялы тормышка ашкан, Данил Александровичка  тиздән өч яшь тула (кызлары зур инде). 15 елдан соң Данил  өчен дә авыл хуҗалыгы техникасын әзерли башларга кирәк булачак. Ул да бабалары (икесе дә  мәрхүм) Евгений Козлов һәм Евгений Белоглазовтан калышмас.

Лариса Федорова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев