АПКны алда үстерү өчен резервлар бар
29 майда булып узган Яңа Чишмә муниципаль район Советының 49 нчы утырышында районда алда агросәнәгать комплексын үстерү һәм мәгарифне үстерү программасын тормышка ашыруга кагылышлы мәсьәләләр карап тикшерелде. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.
Агросәнәгать комплексын (АПК) киләчәктә үстерү буенча программаны тормышка ашыру турындагы информация белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов чыгыш ясады. Үсемлекчелектә интенсив технологияләрне үзләштерү, техниканы яңарту, югары моржиналь (керемле) культуралар чәчү бара. Терлекчелектә соңгы еллар дәвамында терлекләрнең баш санын саклап кала алалар, сөт җитештерү арта.
АПК ны үстерүгә төрледән-төрле дәүләт ярдәме программалары булышлык күрсәтә: сыер абзарларына, бөртек складларына, МТП га капиталь ремонт, сенаж чокырлары төзү, төрле төр субсидияләр, шулай ук авыл бизнесының кече формаларына, ШЯХ һәм гаилә фермаларына ярдәм күрсәтү.
Агымдагы елда уңышны гектарыннан 27 центнердан да ким алмаска, терлекләрнең баш санын 2018 ел дәрәҗәсенә карата 2 % ка арттырырга, ит һәм сөт җитештерүне 3 % ка арттырырга, бер баш сыердан савымны 5050 кг-га һәм хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәт хакын 18,5 мең сумга җиткерергә планлаштырыла.
- Уңай якка үзгәрешләр бар, тик кайбер авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәт хакы 12-13 мең сум тирәсе генә, - диде район башлыгы. – Керемгә карап салына торган салымны күчерми, хезмәт хакын конвертларда бирү очраклары да бар. Барлык хуҗалыклар да бюджеттан яхшы гына ярдәм ала, шуңа да хезмәт хакын арттыру өчен резервлар бар. Кайбер хуҗалыкларда үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә тиешле технологияләр юк һәм шуңа да авыл хуҗалыгы идарәсенә, хуҗалык җитәкчеләренә һәм белгечләргә уйланыр урын бар.
Районда мәгарифне үстерү программасын тормышка ашыруга карата тәфсилле анализ белән мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев чыгыш ясады. Программа 7 юнәлеш буенча тормышка ашырыла һәм аларның һәрберсе буенча анализ ясалды. Атап әйткәндә, “Сәләтле балалар”, “Районда рус теле”, “Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар һәм инвалид балалар”, “Мәктәпкәчә белем бирүне үстерү”, “Тәрбияләүне үстерү” һәм “Белем бирүдә (мәгарифтә) кадрлар” юнәлешләре буенча. Чыгыш ясаучы киләчәккә кадрлар белән тәэмин итү буенча эшкә игътибарны көчәйтергә, балаларның психологик торышы (хәле) һәм сәламәтлек саклау буенча контрольне көчәйтергә, дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру өчен белем бирү сыйфатын күтәрергә, дип ассызыклады.
Кадрлар мәсьәләсенә Вячеслав Михайлович та игътибар итте. «Мәктәпләрдә укытучылар олыгая һәм шуңа да чыгарылыш сыйныф укучыларының һөнәри ориентациясе буенча эшне көчәйтергә кирәк», - дип билгеләп үтте ул.
Аннан соң Совет утырышында депутатлар кайбер норматив –хокукый актлар буенча карарларны карадылар һәм расладылар.
Утырыш азагында Вячеслав Козлов районның ветераннар Советы рәисе Александр Скоковка (рәсемдә) “Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникалары” дип аталган республика конкурсында (“Иң яхшы сугыш чоры гаилә фоторәсемнәренең электрон архивы” номинациясендә) катнашкан өчен җиңүче Дипломы тапшырды.
Азат МУСИН.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев