Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Ашлама әлегә аз

Язгы чәчү эшләре башланырга да бик аз вакыт калып бара һәм хуҗалыкларга сабан культураларын чәчкәндә кертү өчен минераль ашламалар запасын тулыландыру кирәк.

Кызганычка каршы, безнең район минераль ашлама запасы (булуы) буенча республикада артта калучылар арасында. - 15 мартка хуҗалыкларда тәэсир итүче матдә (т.и.м.) исәбендә гектарына 18,2 кг ашлама (1642 тонна) бар.
2016 елның көзендә көзге игеннәрне чәчкәндә 1150 тонна ашлама кертелгән. Түбәндәге хуҗалыкларда язгы чәчүгә ашлама запасы ярыйсы, бу: "Аксу Агро" ҖЧҖ - т.и.м. исәбендә 69 кг/га, "Козлова М.И." КФХ - 34,8, "Садыйков М.Х." - 24,8, "Игенче" ҖЧҖ - т.и.м. исәбендә гектарына 27,6 кг.
Шул ук вакытта калган хуҗалыкларда ашлама запасы тәэсир итүче матдә исәбендә барлыгы гектарына 3-10 кг гына, ә кайдадыр бөтенләй юк.
Хәзер ашлама табарга, кредитлар рәсмиләштерергә, сөткә алынган субсидияне әлеге максатларга юнәлтергә (кулланырга) кирәк, чөнки уңышның яртысы нәкъ менә ашлама кертүгә бәйле.
Үз акчалары хисабына ашлама сатып алу барышы район җитәкчелеге контролендә булачак. Бюджеттан субсидия бүлеп бирү шуңа бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев