Ата һәм ул - чәчү алдынгылары
“Кулон“ агрофирмасында язгы кыр эшләре төгәлләнү алдында, ул яхшы темп белән бара. Механизаторлар – аталы-уллы Алексей һәм Сергей Насейкиннар бөртекле сабан культуралары чәчүдә зур өлеш кертә.
Алар “Агратор“ чәчү комплексы белән куәтле “Бюллер“ тракторында хезмәт куя, тәүлек саен 150 гектардан артык мәйданда чәчәләр һәм хаклы рәвештә механизаторлар арасындагы хезмәт ярышының барлык өч бишкөнлегендә дә алдынгылар булып торалар.
Алексейның механизатор стажы 35 елдан артык һәм ул гомере буе туган авылы Черемухово Бистәсендә эшләп яши. Улы Сергей да әтисе юлын сайлаган – инде 10 елдан артык механизатор булып эшли һәм, өстәвенә, яхшы гына күрсәткечләргә дә ирешә. Язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча 2016 елда ул җиңүче дип танылды һәм аңа район Сабан туе әләмен күтәрү бәхете елмайды.
Чәчү эшләре төгәлләнгәннән соң аталы-уллы Насейкиннар парга калдырылган кырларны эшкәртү белән мәшгуль булачак, ә аннан – көзге культуралар чәчүдә һәм туңга җир сөрүдә. Кышын алар терлекчелектә эшли – тирес чыгару буенча транспортерга хезмәт күрсәтәләр, азык китерүдә эшләүче башка механизаторларны алыштыралар. Аларның көчле тракторларын азык хәзерләгән вакытта силос һәм сенаж тыгызлауда да күрергә була.
... Без аларны кырда смена алышынган вакытта очраттык - Сергей әтисен алыштырды һәм төнге сменага басты. Тракторын һәм чәчү агрегатын караштырып, руль артына ашыкты. Әлеге очрашу алдыннан, алдынгы яшь механизатор буларак, яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева аңа истәлекле бүләк тапшырды.
Азат МУСИН.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев