Республика программасы буенча 2018 елга авыл хуҗалыгы объектлары төзүгә һәм капремонтка шактый күп акча бүлеп бирү планлаштырылган.
Агымдагы елда "Козлов В.А.", "Нурхамәтов З.М." һәм "Дегтярев М.Н." КФХ силос-сенаж траншеялары төзиячәкләр. Һәр объект бәясе 1,5 млн. сум тора. Шуның белән бергә һәр фермерга республика ярдәме 450 шәр мең сум тәшкил итә, ә калган өлеше (1,05 млн. сум) - КФХ ның үз акчалары.
ШЭ Р.А. Нуртдиновта яшелчә саклагычка капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Әлеге эшкә 2 млн. сум кертү күздә тотыла. Шуның 600 мең сумы - республика ярдәме, ә 1,4 млн сумы - эшмәкәрнең үз акчасы.
"Вәлиев Ф.Р." КФХ да мехмастерскойга капиталь ремонт үткәрәчәкләр. Моңа да 2 млн. сум кертү күздә тотыла. Шуның 600 мең сумы - республикадан ярдәм, калган өлеше - фермерның үз акчасы.
Агымдагы елда "Козлова М.И.", "Нурхамәтов З.М." һәм "Савельев А.А." КФХ да ындыр табагына капиталь ремонт планлаштырыла. Һәр объектка ремонт бәясе 2,5 млн. сум тора. Һәр фермерга республикадан 750 мең сум бүлеп бирелә, калган өлешен фермерлар үзләре табарга тиеш.
Сыер абзарларына капиталь ремонт эшләре дүрт хуҗалыкта үтәчәк. Шуларның икесе ("Садыйков М.Х." КФХ һәм "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ) 100 башка. Һәр сыер абзарын ремонтлауга смета бәясе 4 млн. сум. Һәр фермага 1,2 млн. сум күләмендә (һәркайсына) бюджеттан ярдәм күрсәтеләчәк, ә капиталь ремонтка 2,8 шәр млн. сум акчаны фермерлар үзләре кертергә тиеш.
"Скоков Н.А." КФХ да һәм "Игенче" ҖЧҖ-дә 200 башка исәпләнгән сыерлар абзарын капиталь ремонтлау ниятләнә. Һәр объектны ремонтлау 5 млн. сумга төшәчәк. Республика ярдәме һәр фермерга 1,5 әр млн. сум тәшкил итәчәк, ә 3,5 млн. сумы - фермерларның үз акчалары.
Фермерлар фермаларның түбәсен, ишек-тәрәзәләрен яңартырга, азык өстәлләре төзергә һәм җиһазларны яңартырга планлаштыралар.
Әлеге максатларга барлыгы 37,8 млн. сум акча кертергә планлаштырыла, шуның 11 млн. 340 мең сумы (30 % ы) -республика ярдәме, 26 млн. 460 мең сумы (70 % ы) - фермер хуҗалыкларының үз акчалары.
Азат Мусин
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев