Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Барлык хуҗалыкларда да файдаланылмаган резервлар бар

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә 2016 елда терлекчелектәге эшләргә йомгак ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Терлекчелектәге күрсәткечләргә тәфсилле анализ белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов чыгыш ясады. МЭТ-нең баш саны 2016 елның 1 гыйнварына булган дәрәҗәдә саклап калынган, бүгенгесе көнгә...

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә 2016 елда терлекчелектәге эшләргә йомгак ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Терлекчелектәге күрсәткечләргә тәфсилле анализ белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов чыгыш ясады. МЭТ-нең баш саны 2016 елның 1 гыйнварына булган дәрәҗәдә саклап калынган, бүгенгесе көнгә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 15818 баш мөгезле эре терлек асрала (2016 елның 1 гыйнварына карата 100%). Савым сыерлары бераз арта төшкән һәм хәзер ул 5236 баш тәшкил итә (2016 елның 1 гыйнварына карата 103%).
Кызганычка каршы, дуңгызлар һәм сарыклар саны кискен кимегән. Хуҗалыкларда нибары 473 баш дуңгыз (2016 елның 1 гыйнварына карата 53%), сарыклар 2744 баш калган (2016 елның 1 гыйнварына карата 68%). Сөт җитештерү буенча да 2016 елның гыйнвар дәрәҗәсенә ирешә алмаганнар. Барлыгы 24827 тонна продукция җитештерелгән, бу 2015 ел дәрәҗәсеннән дә 784 тоннага кимрәк (96%), 1 баш сыердан сауган сөт 4831 килограмм тәшкил иткән.
Ит җитештерү буенча да хәлләр шуңа охшаш, барлыгы 2260 тонна ит җитештерелгән, ул 2015 ел дәрәҗәсенә карата 96% тәшкил итә.
Ә менә бозаулар алуда күрсәткечләр начар түгел - 5906 баш бозау алынган (2015 ел дәрәҗәсенә карата 101%).
Кем алда бара?
Җитештерү күрсәткечләренә анализ ясап, район авыл хуҗалыгы идарәсе, МЭТ-нең баш саны сакланышын, савым , ит җитештерү һәм бозау алуны нигез итеп алып, әйбәт эшләүче хуҗалыкларны билгеләде.
Алты авыл хуҗалыгы предприятиесе шушы күрсәткечләр буенча әйбәт нәтиҗә күрсәткән (100 һәм аннан да күбрәк процент). Бу "Савельев А.А.", "Гарифуллин И.И.", "Вәлиев Ф.Р.", "Скоков Н.А.", "Козлов В.А." КФХ һәм "Кулон" агрофирмасы.
Ә кем калыша?
2016 ел нәтиҗәләре буенча калган хуҗалыклар 2015 ел дәрәҗәсеннән калыша төшәләр. Узган ел итне азрак җитештергән хуҗалыклар: "Архангельское" КФХ"ҖЧҖ (99%), "Яңа Чишмә" ҖЧҖ (90%), "Козлова М.И." КФХ (90%), "Игенче" ҖЧҖ (80%) һәм "Садыйков М.Х." КФХ (87%).
"Яңа Чишмә" ҖЧҖ-тә дә МЭТ-нең баш санын киметкәннәр (2016 елның 1 гыйнварына карата 98%), сөт җитештерү дә аз (93%).
"Игенче" ҖЧҖ-тә дә сөт җитештерү кимегән (85%).
Ә менә "Зубов"В.С." һәм "Нурхамәтов З.М." КФХ-да бозаулар 2015 ел дәрәҗәсеннән (89 % һәм 91%) кимрәк.
Шушы барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә файдаланылмаган резервлар һәм үз күрсәткечләрен яхшырту өчен мөмкинлекләр бар, һәм алар игътисад күрсәткечләрен яхшыртуда, терлекчеләрнең хезмәт хакын арттыруда чагылыш таба алыр иде.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Вячеслав Козлов терлекчелектәге агымдагы хәлләргә анализ ясады, барлык төр милек формасында булган хуҗалыкларда да савым сыерларын карау һәм ашатуга контроль кирәклеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев