Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Беренче бишкөнлек алдынгылары билгеләнгән

Урып -җыю эшләре көннән-көн киңрәк колач ала бара. Хәзер көзге игеннәр өлгергән һәм аларны югалтуларсыз тиз арада, оператив төстә җыеп алу кирәк.

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлар буенча, 7 августка район буенча бөртеклеләр 30 % мәйданда суктырылган – 15 мең  гектар тирәсе.
-  Хәзер арыш  һәм  көзге бодай суктыру эше бара, -  ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов.  - Уңыш гектарыннан  25 центнердан артык тәшкил итә, көзге игеннән гектарыннан 30-35 ц чыккан участоклар да бар.
Фермерлар Николай  Скоков, Фәргат Вәлиев, Зөфәр Нурхамәтов һәм “Аксу-Агро“ ҖЧҖ көзге культураларны суктыру эшен төгәлләгәннәр  инде.
Газета укучыларыбызга инде хәбәр итүебезчә, район башкарма комитеты тарафыннан игеннәрне урып-җыюда комбайнчыларны һәм шоферларны матди стимуллаштыру чаралары эшләнгән. 
6 августта беренче бишкөнлеккә нәтиҗәләр ясалды. Район башлыгы Вячеслав Козлов белән Леонид Богомолов җиңүчеләргә кызыл әләмнәр һәм акчалата  премияләр тапшырды.
Комбайнчылар арасында “Лексион“ һәм “Тукано“ комбайннарында “Козлова М.И.“ КФХ-дан Михаил Барсуков алдынгы булган, ул үзенең ярдәмчесе Владимир  ФОКЕЕВ белән “Лексион“ комбайнында урып-җыю эшләре башланганнан бирле 688 тонна бөртек суктырган.
“Нью-Холланд“ һәм “Дон“ комбайннарында  эшләүче комбайнчылар арасында “Анисимов О.А.“ КФХ-дан Александр Анисимов бишкөнлек җиңүчесе булган, ул Дон-1500 комбайнында урып-җыю эшләре башланганнан  бирле 450 тонна бөртек суктырган.
Комбайнчылар  арасында
“Акрос“ һәм “Мега“ комбайннарында “Кулон“ а/ф-дан Владимир ГАРЕВ бишкөнлек җиңүчесе дип танылган, ул үзенең  ир туганы -  ярдәмчесе  Александр белән “Акрос-580“ комбайнында  урып-җыю эшләре башланганнан бирле 628 тонна  бөртек суктырган.
“Нива“ һәм “Енисей“ комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында “Вәлиев Ф.Р.“ КФХ-дан Михаил КОЗЫРЕВның күрсәткечләре яхшы, ул СК -5 “Нива“ комбайнында 321 тонна бөртек суктырган.
Шоферлар  арасында комбайннардан ындыр табагына “Кулон“ а/ф-дан МАЗ шоферы Рамил Гыйльметдинов барыннан да күбрәк бөртек ташыган – аның күрсәткече 1204 тонна. Комбайнчыларга  премия 2000 сум, ә аларның ярдәмчеләренә һәм шоферларга 1000 сум тәшкил итә. 
Урып-җыю эшләре алдынгыларының фотоларын безнең сайтта  - novoshishminsk.ru  - карагыз. 

Азат Мусин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев