Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Безнең район чәчү алдынгылары сафында

Районның күпчелек авыл хуҗалыгы оешмаларында язгы кыр эшләрен әйбәт темпта алып барулары күзәтелә. Яңа Чишмә районы бөртекле сабан культуралары чәчү буенча районнар арасында беренче бишлектә - 15 майга ул 35 мең гектар мәйданда үткәрелгән, бу барлык мәйданның 70%тан артыгын тәшкил итә.

- Көннәр яңгырлы булуга карамастан, күпчелек хуҗалыклар чәчү темпын төшермәделәр, - дип сөйли район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов. - Һәр көнне чәчү 2,6-3,2 мең гектар мәйданда башкарыла, атна азагына кайбер хуҗалыклар бөртекле сабан культуралары чәчүне төгәлләячәкләр.
Язгы кыр эшләренең сыйфаты канәгатьләнерлек, белгечләр һәм җитәкчеләрдән тыш сыйфатны тәҗрибәле игенчеләрдән торган контроль төркеме дә күзәтә. Төркемне күпьеллык стажы булган агроном Хафиз Залаков җитәкли, аның кисәтүләренә, тәкъдимнәренә һәм киңәшләренә күп кенә белгечләр һәм механизаторлар да колак сала.
Язгы кыр эшләрен уңышлы алып баруга механизаторлар арасында эш төрләренә карап хезмәттәшлек ярышы оештырылу да булышлык итә, йомгак бишкөнлек саен ясала, чәчү алдынгыларына кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырыла. Дүшәмбе көнне, 15 майда, чираттагы бишкөнлеккә йомгак ясалды һәм без Леонид Богомолов белән чәчү алдынгыларына премияләр һәм кызыл әләмнәр тапшырдык.
"Козлова М.И." КФХ да чәчү эшләре темплары әйбәт, тәҗрибәле механизаторлар Михаил Кряжов, Нәҗметдин Сәхабетдинов, Евгений Бакалов һәм башка бик күпләр чәчүдә намуслы хезмәт куялар.
- Безнең егетләр булдыра, тырышып эшлиләр, - ди хуҗалык идарәчесе Евгений Козлов. - 16 майда иртә сабан культураларын чәчү эшен төгәллибез, бераз кукуруз һәм карабодай кала. Быел 75 гектар мәйданда кукурузны беренче тапкыр бөртеккә (орлыкка) чәчәбез, уңышы яхшы булыр дип өметләнәбез.
Механизаторлар үзләре дә барыннан да канәгать: "ЯММ, запас частьләр белән проблемалар юк, бик яхшы ашаталар, премия дә бирделәр, бер сүз белән әйткәндә, эшлисе килеп тора", - диләр алар.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев