Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, АҖ башлыклары катнашында узган чираттагы киңәшмәдә 2017 елның 5 аенда терлекчелектәге эшләргә нәтиҗә ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Җитештерү күрсәткечләре
Терлекчелектәге эшләргә җентекле анализ белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов чыгыш ясады.
- Сөт җитештерүдә һәм МЭТнең баш санын арттыруда 5 айда уңай якка үзгәрешләр бар, - дип билгеләп үтте ул. - Сөт җитештерү 10545 тонна тәшкил итте, бу 2016 ел дәрәҗәсеннән (105%) 494 тоннага күбрәк, 1 баш сыердан 1995 килограмм сөт савып алынган.
Кызганычка каршы, дуңгызлар (2016 ел дәрәҗәсенә карата 48% - 381 баш) һәм сарыкларның (83% яисә 3348 баш) баш саны буенча күрсәткечләр тискәре, ит тә аз җитештерелгән - 944 тонна (2016 елга карата 99%).
"Яңа Чишмә" а/ф, "Игенче" ҖЧҖ, "Козлова М.И." һәм "Вәлиев Ф.Р." КФХ да савымны арттыру буенча күрсәткечләр ярыйсы. Хәзер терлекләр җәйге лагерьларда һәм аларны тулы кыйммәтле ашату таләп ителә (яшел азык һәм азык өстәмәләрен дә кертеп).
5 айда 2790 баш бозау алынган, бу 2016 ел дәрәҗәсендә. Терлекләрнең күпләп үлүе зур борчу тудыра - 5 айда 324 баш МЭТ "күмелгән", бу 2016 ел дәрәҗәсенән 170 (!) башка күбрәк. Барыннан да бигрәк "Яңа Чишмә" а/ф (МЭТ үрчеменә карата 22,8%), "Архангельское" КФХ (9,6%) һәм "Игенче" ҖЧҖ дә (7,9%) терлекләр күбрәк үлгән.
5 ай нәтиҗәләре буенча 4 күрсәткечне исәпкә алып иң яхшы һәм артта калучы хуҗалыклар билгеләнгән: МЭТ-нең баш саны, тулаем савып алынган сөт, ит җитештерү һәм бозаулар үрчеме. Иң яхшылар арасында: "Зубов В.С.", "Вәлиев Ф.Р.", "Козлова М.И.", "Гарифуллин И.И." КФХ-лар һәм "Игенче" ҖЧҖ, ә менә "Архангельское" КФХ", "Кулон" һәм "Яңа Чишмә" а/ф, "Скоков Н.А.", "Садыйков М.Х.", "Козлов В.А.", "Нурхамәтов З.М." һәм "Савельев А.А." КФХ-лар артта калучылар исемлегендә.
Икътисадый күрсәткечләр
5 айда акчалата керем (выручка) 302 млн. сум тәшкил иткән (шул исәптә 230 млн. сумы - сөт сатудан). Күпчелек хуҗалыклар үзләренең акчаларын - керемнәрен сөт һәм итне күпләп сату хисабына арттырганнар. Шул ук вакытта "Архангельское" , "Порецкий С.Н.", "Кадыйров И.К.", "Анисимов О.А." КФХ-лар һәм "Кулон" а/ф-да 2016 ел дәрәҗәсенә карата керем кимегән.
Район буенча уртача 1 кешегә 293 мең сумлык продукция җитештерелгән һәм сатылган. Бу планда "Гарифуллин И.И." (808 мең сум), "Козлова М.И." (775 мең сум), "Садыйков М.Х." КФХ да (719 мең сум) күрсәткечләр яхшы. Шул ук вакытта "Кулон" а/ф-да - нибары 159 мең сум гына һәм агрофирма җитәкчелегенә хуҗалыкның табышлылыгын арттыру резервларын эзләргә кирәк.
Агымдагы елның 5 аенда безнең авыл хуҗалыгы оешмаларына 41,8 млн. сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Күпчелек хуҗалыклар алынган дәүләт ярдәменнән нәтиҗәле файдаланалар - "Садыйков М.Х." КФХ-да 1 сум акчалата керемгә дәүләт ярдәме 12 сумнан артык тәшкил итә, "Игенче" ҖЧҖ-дә - 11 сум, "Вәлиев Ф.Р." КФХ-да - 10 сумга якын. Ә менә "Кулон" а/ф-да 1 сум акчалата керемгә дәүләт ярдәме 4 сумга да җитми, "Козлов В.А." һәм "Скоков Н.А." КФХ-да - 5,5-5,6 сум. Бу субсидияләрдән бирем аз дигән сүз.
Киңәшмәдә шулай ук язгы кыр эшләрен төгәлләү, чәчүлекләрне карау һәм азык әзерләүгә әзерләнү мәсьәләләре дә каралды.
Азат МУСИН
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев