Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Бишкөнлек җиңүчеләре

Район авыл хуҗалыгы идарәсендә язгы кыр эшләрендә механизаторларның хезмәт ярышының 3 нче бишкөнлегенә йомгак ясалды.


Туңга сөрелгән җирләрне, көзге чәчүлекләрне һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауда “Архангельское“ КФХ“  ҖЧҖ-дән Алексей БАРСУКОВ бишкөнлек җиңүчесе дип танылган, ул 5 көндә МТЗ-82 тракторында 600 га җир тырмалаган.
Культивацияләүдә “Козлова М.И.“ КФХ-дан Юрий РЕПИН (К-700 тракторында 5 көндә 350 га туңга сөрелгән җирләрне культивацияләгән, чәчү эшләре башланганнан бирле – 720 га), “Архангельское“ КФХ“ ҖЧҖ-дән Олег ПАНКОВ (К-700, 350 га) һәм “Скоков Н.А.“ КФХ-дан Александр УШАКОВ (МТЗ-1221, 220 га, эш башланганнан бирле – 684 га) җиңүчеләр булганнар.
Сабан культуралары чәчүдә Владимир Михайлов (ул барлык 5 көнлекләрдә дә  алдынгы) Нью-Холланд тракторында  чәчү комплексы белән  303 га чәчкән (эш башланганнан бирле 1239 га), Валерий ҖАББАРОВ (Нью-Холланд, 303 га, чәчү башланганнан бирле 1058 га) һәм Сергей НАСЕЙКИН ( “Бюллер“ тракторы, 5 көндә – 440 га, эш башланганнан бирле 1321 га, ул да барлык 5 көнлекләрдә алдынгы) -  барысы да “Кулон“ а/ф-дан, шулай ук “Козлова М.И.“ КФХ-дан Михаил БАРСУКОВ (ДТ-75 тракторында СЗП-3,6  чәчү агрегаты белән  5 көндә 365 га чәчкән, чәчү эшләре башланганнан бирле 685 га) бишкөнлек алдынгылары булганнар.
Алдынгыларның барысына да кызыл әләмнәр  һәм акчалата премияләр тапшырылды.   

Фото Л.Богомолова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев