Бишкөнлеккә нәтиҗә ясалган
Район авыл хуҗалыгы идарәсе игеннәрне урып-җыюда комбайнчылар һәм шоферлар арасында үткән бишкөнлек хезмәт ярышына нәтиҗә ясаган.
Акрос-580 комбайнчылары арасында “Закрома” ҖЧҖ дән Владимир ГАРЕВ җиңүче дип танылган, ярдәмчесе Максим ГАРЕВ белән ул барлыгы 319 тонна бөртек суктырган.
Нью- Холланд комбайнчылары арасында бишкөнлек алдынгысы шул ук хуҗалыктан Сергей МИТРЯСОВ. Ул ярдәмчесе Анатолий МИЛЮТИН белән 10 көндә 224 тонна бөртек суктырган.
Мега комбайнчылары арасында иң яхшы күрсәткечләр “Закрома” ҖЧҖ дән Александр КОЧЕТОВТА. Ярдәмчесе Павел СЕМЕНОВ белән 8 көндә алар 258 тонна бөртек суктырганнар.
СК-5 “Нива” комбайнчылары арасында “Агро-Основа” ҖЧҖ дән Рафаэль ХӘМЗИН бишкөнлек җиңүчесе булган. Ярдәмчесе Рәзил Хәмзин белән алар 9 көндә 117 тонна бөртек суктырганнар.
Бишкөнлектә “Закрома” ҖЧҖ дән Мохтар Хәсәншин иң яхшы шофер дип танылган. МАЗ а/м-да урып-җыю эшләре башланганнан бирле ул комбайннардан ындыр табагына 835 тонна бөртек кайтарган.
Барлык җиңүчеләргә дә кызыл эләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев