Бәрәңге ашаган тук булыр
Быел көз район халкы нинди уңыш җыеп алган? Сораштыру
Лариса Федорова, Ольга Иванова
Яңа Чишмә халкы, нигездә, быелгы бәрәңге уңышы куандырмый, ди. Күпләр «макарон»лы кышка әзерләнә. Корреспондентларның «Сез быел нинди уңыш җыеп алдыгыз?» дигән соравына район авылларындагы бакчачылар җавап бирә, әлеге исемлеккә җәй көне яңгыр турында хыялланучылар да, бакчаларына бераз гына булса да яңгыр явып киткән кешеләр дә керә.
Алексей Мельников (Яңа Чишмә авылы) болай ди: «Мин быел бәрәңгенең яңа сортларын бакчама су сибеп үстердем. Шуңа күрәдер, мөгаен, уңыш узган елдагыга караганда яхшырак. Әмма бер участокта бәрәңгеләр яңа шытымнар җибәргән иде. Моның сәбәбе - дым җитмәү. Быелгы кебек эссе җәйдә су сипмичә булмады, чөнки уңышсыз калу куркынычы зур иде».
Горшково авылынан Надежда Панфилова сүзләренчә, быелгы аномаль эссе җәй өчен бәрәңге уңышы яхшы чыккан. «Аллага шөкер, барыбыз да бәрәңгесез калырбыз, дип борчылган идек»,- ди ул.
Ленино авылында яшәүче Татьяна Веретенникова исә «Бездә бәрәңгенең уңышы уртача гына», дип уртаклашты. Ә менә улы Сергейның бакча туфрагы гел дымлы тора икән, шуңа күрә аларның бәрәңгесе бик әйбәт булып чыккан.
Николай Гусляров (Чуаш Чабаксары): «Узган ел белән чагыштырганда уңышыбыз бераз начаррак дисәң дә була, әмма, мондый ел өчен ул һич тә начар түгел диясе килә».
Әдәмсәдән Валентина Карпова: «Бездә бәрәңге уңышы узган елгыга караганда начаррак, әмма яшәп була. Кыш «макарон»лы булыр дип уйлаган идек, тик, Аллага шөкер, кыздырган бәрәңгене дә ашый алачакбыз»,- ди.
Нина Паньшина (Петропавел Бистәсе): «Мондый эсселеккә карамастан, бездә бәрәңге әйбәт булды. Эресе дә, ваклары дә бар. Яздан бакчага күп итеп тирес керткән идек, бәлки, уңышыбыз шуның аркасында яхшы булгандыр. Андреевкада яшәүче әтиемнең бәрәңгесе тагын да яхшырак».
Лидия Лотфуллина (Зирекле авылы): «Без бәрәңге җыюга керешмәдек әле, әмма берничә төп казып карадык. Аннан чыккан бәрәңгеләр буенча карасаң, уңыш сөенерлек түгел».
Любовь Сидорова (Ленино авылы): «Быел бәрәңге уңышы бик әйбәт түгел, диярлек. Коры бакчаларда бәрәңге начар - вак, ә түбәнлекләрдә, киресенчә, әйбәт. Без казый гына башладык әле, бездә вак, ә кызыбызның бакчасы болынлыкларга, сулыкка якын, аларда эре».
Чертуш авылыннан Рәмзия Мусина: «Бездә быел бәрәңгенең бары ак сортлысы гына уңды. Гомумән алганда, уңыш начар түгел дип әйтсәм дә була. Тик менә кызыл сортлы, соң өлгерә торган бәрәңге - вак, өлгереп җитә алмаган. Ел буена җитәр җитүен, әмма без бик канәгать түгел. Ак бәрәңгенең уңышы уртача, тик менә кызылы әз. Һәм барысы да шулай ди».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев