Булдыклы булудан курыкмаска кирәк
Бүгенге язмабыз Акъярда яшәүче Фуат һәм Резидә Госсаметдиновларның шәхси ярдәмче хуҗалыклары турында.
Алар 7-8 ел элек зур хуҗалык тоту белән шөгыльләнергә керешәләр. Эшне аздан башлыйлар, тик акрынлап терлекләрнең саны арткан һәм Резидәгә дә яраткан клуб мөдире эшеннән китәргә һәм тулысынча өйдәге эшләр белән шөгыльләнергә туры килгән.
Госсаметдиновларның 70 гектар җирләре, сөрү, чәчү, урып-җыю өчен кирәкле барлык тагылмалары булган үз тракторы, пресс-җыйгыч, культиватор, төягеч бар. Бодай, арпа, солы чәчәләр, участокның 35%ын күпьеллык үләннәр били. Салам үзләренеке, печән өчен күпьеллык үләннәр дә җитәрлек. Болыннардагы үләнне җәй коры булса гына чабалар. Бөртеклеләр орлыгын сатып алалар.
– Узган ел бодайның элиталы сортын сатып алдым. Уңышны җыйдык, бер өлешен чәчү өчен калдырдым. Үзебез чәчәбез, урып - җыю өчен комбайн, сөрү һәм туңга сөрү өчен К-700 тракторын яллыйбыз, - дип сөйли Фуат.
Чәчүлекләрне карау нечкәлекләрен аңларга аларга күпьеллык стажы булган агроном, авылдашы Хафиз Залаков булыша. Ул хәзер пенсиядә һәм Фуатта баш консультант: кайчан чәчәргә, урып-җыярга һ. б. буенча киңәш бирә.
Үстерелгән бөртеклеләрнең барысы да терлек азыгына китә, үз тегермәне бар. Солыны тагын атлар өчен дә чәчәләр. Фуат яшь терлекне яздан сатып ала, иткә үстерә, көзен сата. 50-60ар чеби, казлар белән дә шулай, Корбан гаетенә дистәләгән сарык симертәләр.
Сату белән проблемалар юк. Көнгә 17 савым сыеры 150 литрга якын сөт бирә. Аларның бер өлеше хуҗалыкта кала, кайчагында тапшыралар, ә бер өлешеннән Резидә сату өчен атланмай, каймак, кырт, катык, эремчек ясый. Атнага ике тапкыр Фуат Чистай базарында ит, яшелчә, сөт сата, ә шимбә көнне Казанга ярминкәгә бара. Аның тагылма - арбасы булган «Лада-Ларгус» машинасы бар. Барлык продукциясе яхшы сатыла. Анда аның үз клиентлары бар, фермерның экологик чиста продукциясен бик теләп алалар. Кайберәүләр, ярминкәләрне көтеп тормыйча, аларны өеннән дә килеп алып китәләр.
Хуҗалыктагы сөтчелек фермасы белән Резидә эш итә. Ул аппарат белән сыерларны көнгә ике тапкыр сава. Сөтне чиләкләр белән ташымыйлар, сөтүткәргеч буенча сөт зур резервуарга килә. Ашату, эчерү, бинаны чистарту белән ире шөгыльләнә.
Терлекләрне ике аранда асрыйлар, ә үгезләр, бозаулар, сыерлар өчен аерым сарай да бар. Барлыгы 42 баш мөгезле эре терлек. Ел саен үрчетү өчен яшь маллар сатып алалар. Быел 22 бозау туган, шуларның 10сы - үгез, 16ны сатып алганнар.
Фуат хуҗалыкта кырчылык буенча мәшгуль булса, Резидә - яшелчәче. Хәзер ул суган орлыгы әзерли, 19 марттан Казанда язгы ярминкәләр башлана. Көз көне түтәлләрдән 16 капчык төрле сорт чәчүлек суган җыйганнар, ә ашый торган суганны - тоннадан артык. Бәрәңге, кәбестә, суган, сарымсакны өй янындагы бакчада (гектарга якын), ә кабак, кишер, чөгендерне теге 70 гектардагы җирнең бер участогында үстерәләр. Резидә үзе бу эш фронтына кураторлык итә, әмма утырту, утау, корткычлардан эшкәртү, уңыш җыю өчен ярдәмчеләр килә. Хуҗабикә петуния һәм пеларгония утыртылган тартмаларны күрсәтте: «Бу үсентеләрне - рассадаларны Чистайда да, авылда да бик теләп сатып алалар», - ди. Һәр җәй һәм көз Резидәнең бакчасы роза, георгин, циния, гиацинтларга күмелә. Бу чәчәк патшалыгын Резидә матурлык өчен үстерә. Өйдә дә шул ук хәл - бары бүлмә гөлләре генә, искиткеч матур. Әлеге оазистан ерак та түгел теплица урнашкан. Ул әлегә җылытылмаган, әмма газ кертү проекты инде әзер. Биредә хуҗабикә помидорлар үстерә, уңышын җыя, барысы да сатылып бетә.
- Узган ел участоктагы түтәлләрне берникадәр киметеп, тракторга гараж һәм ашлык өчен склад төзедем, - диде Фуат биек металлосайдинг корылманы күрсәтеп. - Әмма мәйдан җитәрлек, күршедә буш дүрт бакча бар иде, мин аларны хуҗалар рөхсәте белән яшелчәләр утырту өчен алдым.
Керемнәр буенча китапны да Резидә алып бара. Хисапчы һәм икътисадчы булу аңа бик кызык, дип тә әйтеп куйды.
- Керемне кайсы күбрәк бирә? Итчелек, әллә сөтчелек тармагымы?
- Кайчак иттән, кайвакыт сөттән, төрлечә була, - ди Фуат.
- Яшелчәләр сатылып бетмәгән чаклар булгалыймы?
- Киресенчә, әле җитми дә, - дип көлә Фуат. - Ел саен килешү буенча бер эре кулланучылар оешмасына китерәбез. Гадәттә, көз көне ярминкәләргә Яңа елга күпме кирәк булачагын чамалыйм да, калганын шушы оешмага илтәм.
Фуат Яңа Чишмәдәге ярминкәләргә дә үз продукциясен алып килә. Соңгы, 5 мартта үткән ярминкәдә аның яшелчә, бройлерлар, сөт продукцияләре бар иде. Көзен барлык яңачишмәлеләрне яңа үскән кәбестә белән тәэмин итте. Ул ел кәбестә өчен әлләни уңышлы ел булмаса да, Госсаметдиновлар өчен уңышлы ел булган.
Шунысы гаҗәп, алар ничек өлгерәләр? Мондый зур бәрәңге, кишер, чөгендер, өй бакчасыннан алмалары ничек үсә торгандыр, шулкадәр барысы да бертөсле, кәбестәләре чиста, йомры булып үскән, күз генә тимәсен!
Хәер, хуҗалыкта менә дигән ярдәмче бар. Улы Айдар (быел аңа 25 яшь тула) сарайда әтисенә ярдәм итә, тракторда эшли. Авылны, шул исәптән авыл хезмәте белән шөгыльләнергә ярата икән. Әтисе эшен дәвам итәргә тели. Нефть оешмасында эшләвенә карамастан, барысына да өлгерә: Айдар бер атна эшли, бер атна ял итә, Фуат та шулайрак. Резидә үзе яраткан шөгыле: кофталар, күлмәкләр бәйләү һ.б. өчен вакыт таба. Ике олы кызлары Айгөл белән Лилия Казанда яши, әти-әниләренә, бигрәк тә әтиләренә ярминкәләрдә нык булышалар. Гаиләдә сату буенча баш менеджер- әтиләре, сата белергә дә осталык кирәк ич.
- Төп табыш кая китә?
- Хуҗалыкны үстерүгә дә байтак кирәк бит. Орлык, яшь терлек, ягулык-майлау материаллары, ашлама сатып алырга кирәк. Барысына да акча кирәк, ә хәзер барысы да кыйммәт. Кичә менә Алексеевскида арпа сатып алдым - 1 тоннасы 22 мең сум. Әлбәттә, өйне дә төзекләндерәбез, балаларга да булышабыз.
Госсаметдиновларның йорты зур, уңайлы. Җиңел машиналары бар. Җәй көне үзләренә ял итү өчен беседканы төзеп бетерәчәкләр.
«Барысы да үз хезмәтебез белән эшләнгән», - диләр безнең мәкалә геройлары. Әмма бу хезмәт матди уңайлыклар гына түгел, ә кешеләр тарафыннан ихтыяҗ зур булган тырышлыкларының җимешләрен күрү - иң зур ләззәт бирә. Аларга моның белән шөгыльләнергә, җирдә эшләргә, терлек үстерергә ошый. Иң мөһиме - иренмәскә, булдыклы булудан курыкмаска кирәк, ә туендыручы - җир бурычлы калмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев