Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Чәчүгә озак калмады

Язгы кыр эшләре башланырга санаулы көннәр калып бара. Техника чәчүгә әзерме, кайда нинди җитешсезлекләр бар - язмабыз шул хакта.

Безнең районда язгы кыр эшләрендә 300ләп трактор катнашачак, 21 мартка аларның хәзерлеге 83% тәшкил итә. Тагын 50гә якын трактор ремонтта.
Язгы чәчүдә 154 культиватор, 163 чәчкеч, 4000гә якын тырма һәм 15 чәчү комплексы эшләячәк. 5 чәчү комплексыннан кала, бөтен арсенал эшкә әзер, кырга алып чыкканны гына көтә. Бу көннәрдә механизаторлар аларны агрегатлаштыру белән мәшгуль.
"Игенче" ҖЧҖ, "Архангельское"КФХ, "Зубов В.С.", "Вәлиев Ф.Р.", Скоков Н.А." КФХ, "Кулон" һәм "Яңа Чишмә" а/ф-да техника һәм тракторларның әйбәт хәзерлектә булуын әйтеп үтү кирәктер. Шул ук вакытта, "Суворов Д.А.", "Нурхамәтов З.М.", "Анисимов О.А.", "Шакиров А.Т." КФХ һәм кайбер башка вак КФХ-да техниканы язгы кыр эшләренә хәзерлек эшләрен төгәлләү буенча эшне көчәйтәсе, ремонтны көнозын алып барып, чәчүне тулы әзерлектә каршыларга кирәк.
Без газетаның баш редакторы Азат Мусин белән "Вәлиев Ф.Р." һәм "Скоков Н.А." КФХ-да булдык, аларның мехмастерскойларында ремонт эшләре төгәлләнү алдында.
- Бездә чәчү эшләрендә 3 трактор эшләячәк, алар әзер, механизаторлар тупланган, - диде КФХ башлыгы Фәргат Вәлиев.
- Хәзер чәчү агрегатында төрәннәрне алыштыруны төгәллибез, ул күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны ашламалар белән тукландыру эшендә файдаланылачак. Орлыклар бар, хәзер ашлама һәм ЯММ запасын тулыландырабыз.
"Скоков Н.А" КФХ мехмастерское мөдире Николай Янов, 9 тракторның бары тик берсе генә ремонтлана, калган 8се әзер, ә тагылма техниканы көздән үк ремонтларга өлгергән идек, дип билгеләп үтте. Бу көннәрдә аларны агрегатлаштыру башлана.
"Механизаторлар үзебезнеке, тәҗрибәле һәм намуслы, шулай булгач, чәчүне оптималь срокларда башкарырбыз дип уйлыйбыз", - диде ул.
Сер түгел, культуралар уңышы чәчү кампаниясен сыйфатлы һәм кыска срокларда үткәрүдән тора.
Эре һәм вак хуҗалыкларның барысына да көздән яхшы уңышка ирешү өчен игенченең бу гыйбарәсен белү мөһим.
Алексей Пузиков, район авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация буенча консультанты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев