Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Чираттагы бишкөнлеккә йомгак ясалды

Район авыл хуҗалыгы идарәсе комбайнчылар һәм шоферлар арасындагы хезмәт ярышының чираттагы бишкөнлегенә йомгак ясады.

"Кулон" а/ф-дан әтиле-уллы Сергей һәм Федор МУХАНОВлар урып-җыю эшләре башланганнан бирле 1400 тоннадан артык бөртек суктырганнар. 5 көн эчендә алар сугып алган бөртек 390 тонна тәшкил иткән. Алар "Лексион" комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында бишкөнлек алдынгылары.
"Нью-Холланд" комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында "Кулон" а/ф-дан комбайнчы Илнур ХӘЛИУЛЛИНның күрсәткече иң яхшысы (үткән бишкөнлектә аның әтисе Рәйхан лидер иде). 5 көн эчендә Илнур үзенең ярдәмчесе Никита ЕГОРОВ белән 235 тонна бөртек суктырган.
"Акрос" һәм "Дон" комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында "Козлова М.И." КФХ-дан Евгений ОСТОЛОПОВ бишкөнлек алдынгысы булган. 5 көндә ул "Дон-1500" комбайнында 480 тонна бөртек суктырган (урып-җыю эшләре башланганнан бирле - 963 тонна).
"Нива" һәм "Енисей" комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында "Яңа Чишмә" КФХдан Михаил КОЗЫРЕВ өченче тапкыр 5-көнлек алдынгысы булган. Ул "Нива"да 5 көн эчендә 227 тонна бөртек суктырган (урып-җыю эшләре башланганнан бирле - 887 тонна).
Шоферлар арасында "Кулон" а/ф-дан МАЗ шоферы Вячеслав ТРЕЩЕТКИНның күрсәткечләре иң яхшысы. Басулардан ындыр табагына ул 1962 тонна бөртек ташыган.
Алдынгыларның барысына да кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев