Чын авыл кешеләре
Волчья Бистәсендә үз хуҗалыкларында байтак мөгезле эре терлек асраучы хезмәт сөючән гаилә яши.
Элеккеге "Буревестник" совхозының алдынгы механизаторы Валентин Остолопов моннан 10 ел элек корылмалары белән йорт сатып алып, терлекчелек белән шөгыльләнергә карар кылган булган. Хуҗалык бер баш сыердан башланган, аннан соң ике, аннары өч һәм, ниһаять, ул хәзер апасы Анна һәм туганының улы Сергей белән (кечкенә сеңелесе Любаның улы) 11 баш сыер, 7 бозау, 3 үгез карыйлар, сарыклары да бар. Бу әле чик түгел дип исәпли ул. Алар беркайчан да бернинди кредит алмаганнар, терлекләрнең баш саны үзләренең хезмәтләре хисабына арткан.
- Әлбәттә, мал асрау җиңел түгел, авырлыклар бик күп, күпме печән чабарга туры килә, шулай да тырышабыз инде. 1,5 гектар мәйданда үз җиребез бар, шул да ярдәм итә, өстәмә рәвештә буш җирләрдәге, яр кырыйларындагы печәннәрне чабабыз. Печәнне арбалы мотоцикл белән ташыйм, трактор турында да хыялланам. Аңа акча туплаган идем, әмма 2010 елдагы корылыкта малларның баш санын саклап калу өчен барысын да кулланырга туры килде. Әйе, трактор булса, җиңелрәк булыр иде, безнең эштә техникасыз кыен шул, - ди Валентин.
- Хәзер төп табыш сөт сатудан алына. Шушы елның 2 кварталында без 8 тонна сөт тапшырдык. 2012 елда безнең рекорд елына 20 тонна булды, - дип сөйли Анна - Сыерларны кул белән савабыз, моның өчен мин иртән өченче яртыда ук торам, кичке савымда сеңелем Люба да булыша.
Хуҗаларның йортында тәртип, чисталык, киртә абзарда бозаулар, сарайда үгезләр, калган маллары көтүлектә. Төрле үләннәрдән тыш, Остолоповларның үз җирләрендә азрак чөгендер, бәрәңге үсә, яшелчәләре дә бар.
Чын авыл кешесе буларак, аларга үз эшләре белән шөгыльләнү ошый, шулай булмаса маллары ишәя бармас иде. Мал-туарсыз яшәүне алар башларына да кертмиләр.
Ольга Иванова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев