Авыл хуҗалыгы
Cөткә бәя төшү сәбәпле ТР субсидияләре
Сөткә сатып алу бәяләре төшү аркасында ТР да 65 мең шәхси йорт субсидия алачак.
Татарстанда савым сыерлары һәм кәҗәләр асраган 65 мең шәхси йорт бер генә тапкыр бирелә торган субсидия сыйфатында ярдәм алачак. Бу сөткә сатып алу бәяләре төшү белән бәйле, дип хәбәр иткән "Татар-информ" ИА га ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хабипов.
"Татарстан Президенты тарафыннан бер генә тапкыр бирелә торган субсидия бүлеп бирү турында карар кабул ителгән. Бер сыер асраучы кешеләр өчен субсидия күләме 2 мең сум тәшкил итә. Бер йортта ике сыер асраучылар өчен - 3 шәр мең сум, өч һәм аннан да күбрәк сыер тотучылар өчен - 4 шәр мең сум. Субсидияләр февраль аенда түләнәчәк", - дип хәбәр иткән министр урынбасары.
Әлеге максатларга тотыласы акчаларның гомуми күләме 360 млн. сум тәшкил итә. 335 млн. сумы шәхси йортларында сыер тотучы гражданнарга түләүгә каралган, калганы - кәҗә асраучыларга субсидиягә - бер кәҗәгә 1 шәр мең сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев