Ел азагына терлекләрнең баш санын яңадан торгызырга кирәк
Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән булып үткән чираттагы киңәшмәдә 2018 елның 9 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре каралды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Киңәшмә башланыр алдыннан район башлыгы җыелучыларны район ветеринария берләшмәсенең яңа начальнигы Олег Мандрейкин һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча яңа консультанты Олег Зевакиннар белән таныштырды, шулай ук Казандагы ярминкәләрдә яшелчә, бәрәңге һәм башка продукцияләрне күбрәк күләмдә сату кирәклеге турында билгеләп үтте.
Вячеслав Козлов авыл җирлекләре арасында җир һәм милек салымнарын түләү торышына аерым тукталды. Район буенча милек салымы 30 % тан аз гына күбрәк җыелган (бу планда Акбүре, Черемухово, Шахмай һәм Екатерина АҖ яхшы эшлиләр, монда 36-41 % җыелган), район буенча җир салымы 25 %тан артык җыелган (Зирекле, Акбүре, Тубылгытау, Архангел, Чабаксар АҖ-дә эшләр яхшы бара – 31-37 %), Буревестник АҖ ике төр салым буенча да артта кала.
Җитештерү
күрсәткечләре
Алга таба район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов 9 айда терлекчелектәге эшләргә тәфсилле анализ белән чыгыш ясады.
- 9 ай нәтиҗәләре әлләни сөенерлек түгел, - дип билгеләп үтте ул. - МЭТ-нең баш саны 2017 ел белән чагыштырганда 98 % тәшкил итә (15744 баш) яки 286 башка кимрәк. Кызганычка каршы, сарыклар һәм дуңгызлар саны кими бара. Сарыклар 1977 баш кына калды (2017 ел дәрәҗәсенә карата 90 %), ә дуңгызлар нибары 179 баш кына (2017 елга карата 41 %). Атлар 831 баш тәшкил итә, бу 2017 ел дәрәҗәсеннән 56 башка күбрәк.
Сөт җитештерү 20697 тонна тәшкил иткән, бу 2017 ел дәрәҗәсеннән 312 тоннага күбрәк (102 %). “Агро-Основа“ ҖЧҖ дә (169 тоннага күбрәк) һәм “Скоков Н.А.“ КФХ да (134 тоннага күбрәк) күрсәткечләр яхшы. “Козлова М.И.“ (113 тоннага азрак), “Зубов А.В.“ (минус 175 тонна) КФХ-лар үз позицияләрен шактый югалтты. 9 айда 1 баш сыердан савып алынган сөт 3762 кг тәшкил иткән.
9 айда 1833 тонна ит җитештерелгән, бу 2017 ел дәрәҗәсеннән 41 тоннага күбрәк (102 %). “Агро-Основа“ ҖЧҖ дә (114 тоннага күбрәк, барлыгы 752 тонна) темплар яхшы, ә калган хуҗалыкларда әлләни мактанырлык нәрсә юк.
Бозаулар үрчеме буенча хуҗалыклар 2017 ел дәрәҗәсеннән начаррак эшләгән. Барлыгы 4175 баш бозау алынган, бу узган елгы күрсәткечләрдән 176 башка кимрәк.
МЭТ үлеме буенча күрсәткечләр бераз яхшырган. 9 айда 442 баш МЭТ не “ җирләгәннәр“, 2017 елдагыдан 27 башка кимрәк. “Зубов А.В.“, “Козлова М.И.“ КФХ-да һәм агрофирмаларның икесендә дә яшь терлекләр үлеме югары.
Барлык күрсәткечләргә тәфсилле анализ ясаганнан соң Леонид Богомолов иң яхшы һәм артта калучы хуҗалыкларны атады. Хуҗалыклар рейтингы 4 күрсәткечне исәпкә алып төзелгән: МЭТ нең баш саны, тулаем савып алынган сөт, ит җитештерү һәм МЭТ дән үрчем алу (үткән ел дәрәҗәсенә карата).
Дүрт хуҗалыкта - “Игенче“ ҖЧҖ (җитәкчесе Раил Вәлиуллин), “Садыйков М.Х.“, “Нурхамәтов З.М. “ һәм “Скоков Н.А.“ КФХ да – барлык күрсәткечләр дә уңай, калганнарда - 1-2 шәр күрсәткеч үтәлмәгән, ә “Зубов А.В.“ КФХ да дүртесе буенча да күрсәткечләр минус белән.
Район башлыгы Вячеслав Козлов билгеләп үткәнчә, 2019 ел башына терлекләрнең баш санын торгызырга һәм җитештерү күрсәткечләрен үтәргә кирәк (узган ел белән чыгыштырганда), субсидия бит нәкъ менә терлекләрнең баш санына карап бирелә. Хәзер терлекләрне кышкы араннарда асрауга күчерергә, кышкы рацион буенча ашатырга, терлекчеләр өчен тиешле барлык шартларны булдырырга кирәк.
Икътисадый
күрсәткечләр
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең икътисад буенча консультанты Энҗе Гинатуллина акчалата керем, уртача айлык хезмәт хаклары һәм керемгә карап салына торган салым (НДФЛ) түләү торышы турында хәбәр итте.
Хуҗалыкларның акчалата кереме 2018 елның 8 ае өчен 502 млн. сум тәшкил итә, шулардан 40 %ы (201 млн. сум) “Агро-Основа“ ҖЧҖ өлешенә туры килә, 21 % (103 млн. сум) - “Кулон“ а/ф өлешенә, 11,2 % (56 млн сум) - “Козлова М.И.“ КФХ өлешенә, ә калганнарның барысына – 28 %.
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы 8 ай өчен 16,7 мең сум тәшкил итә, 2017 ел дәрәҗәсенә карата 1500 сумга күбрәк. Иң югары хезмәт хакы – 18300 сум - “Агро-Основа“ ҖЧҖ дә, “Игенче“ ҖЧҖ дә – 15270, “Козлова М.И.“ - 14900, “Садыйков М.Х.“ - 14800, “Вәлиев Ф.Р.“ КФХ да -14400, “Кулон“ а/ф-да -14200, калганнарда 14000 сумнан түбәнрәк. Иң түбән хезмәт хакы “Савельев А.А.“ КФХ да – 11600 сум.
8 ай өчен район хуҗалыклары 18,5 млн. сум керемгә карап салына торган салым (НДФЛ) түләгән. Салымның 50 % ка якыны “Агро-Основа“ ҖЧҖ өлешенә, 31 % ы - “Кулон“ а/ф, 5,7 % “Козлова М.И.“ КФХ-га туры килә һ.б.
- Кызганычка каршы, кайбер вак фермерлар тулы кыйммәтле салым түләүдән качарга тырыша, - дип искәрде район башлыгы. Авыл хуҗалыгы идарәсенә һәм район башкарма комитетының икътисад бүлегенә әлеге мәсьәлә белән ныклап шөгыльләнергә кирәк.
Энҗе Гинатуллина тагын бер кызыклы чагыштыру китерде. “Агро-Основа“ ҖЧҖ һәм “Кулон“ а/ф икесенә 63 % сөрүлек җирләре билиләр, 61 % акчалата керемнәре бар, барлык район субсидиясеннән 50 % күләмендә дәүләт ярдәме алалар, өстәвенә 80 % тан артык керемгә карап салына торган салым түлиләр. Ә калган барлык КФХ һәм ҖЧҖ ләр өлешенә республика субсидияләренең яртысы туры килә, ә керемгә карап түләнә торган салымны нибары 20 % кына түлиләр һәм нибары 40 % сөрүлек җирләре бар. Бу кайбер КФХ лар дәүләт ярдәме аркасында, алга таба көтүне яңадан үстерү һәм үзләренең җитештерү күрсәткечләрен яхшырту турында бик үк борчылмыйча, яхшы гына яшиләр дигән сүз.
Киңәшмәдә шулай ук ШЯХ да терлекләрнең баш саны һәм 2019 ел уңышы өчен орлык салу һәм эшкәртү турындагы информацияләр белән статистика бүлеге начальнигы Валентина Прыткова һәм “Россельхозцентр“ район филиалы начальнигы Рафис Зиниятуллиннар да чыгыш ясады.
Киңәшмәгә йомгак ясап Вячеслав Козлов терлекчелектә агымдагы эшләр торышына, техниканы кышкы саклауга кую һәм аны ремонтлый башлау, туңга җир сөрү эшләренең барышына тукталды.
Азат МУСИН
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев