Реклама
Авыл хуҗалыгы
Ел ничек башланса, шулай дәвам да итә
Район финанс-хуҗалык эшчәнлегенең чираттагы киңәшмәсендә сүз агымдагы елның беренче ике аенда бюджетны үтәү өлкәсендә безнең ничек эшләвебез турында барды.
Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина 2018 елның гыйнвар-февраль айларында бюджет үтәлешенә анализ һәм отчет белән чыгыш ясады.
- Районның 2 ай өчен керемнәр буенча берләштерелгән бюджеты 78,1 млн. сум күләмендә башкарылган. Салым һәм салымныкы булмаган керемнәр керү планы расланган еллык планга карата 17 процентка үтәлгән. Үзкеремнәр керү буенча авыл җирлекләре бюджеты аныклык кертелгән еллык билгеләнүләргә карата 16 % ка үтәлгән. Салымнар җыю буенча сигез авыл җирлеге план заданиесен үтәмәгән. НДФЛ керү планы шулай ук 16 процентка үтәлгән. 9 АҖ дә әлеге күрсәткечтән түбән, бу Екатерина, Ленино, Архангел, Буревестник, Чабаксар, Красный Октябрь, Петропавел, Тубылгытау һәм Яңа Чишмә АҖ.
Физик шәхесләр милкенә карата булган салым буенча бюджетка бары недоимка (салымның вакытында түләнмәгән өлеше) гына керә. 1 мартка ул 228,5 мең сум тәшкил иткән, мартның 20 көне эчендә 10 % ка кимегән. Бурычның иң зур суммасы Яңа Чишмә АҖ дә күренә (аның өлешенә недоимканың гомуми күләменнән 52 % туры килә). Дүрт авыл җирлеге недоимканы тулысынча каплаган.
1 мартка булган торыш буенча физик шәхесләрдән җир салымы буенча бурыч 630,4 мең сум тәшкил итә, мартның 20 көне эчендә 4,3 % ка кимегән. Һәм кабат иң зур бурыч Яңа Чишмә АҖ дә күзәтелә.
Физик шәхесләрдән транспорт салымы буенча бурыч 1 млн 489 мең сум тәшкил итә.
АҖ башлыкларына атна саен бурычлылар турында информация җибәрергә һәм күпме сумма капланган булуы турында хәбәр итәргә кушылган.
Гражданнардан үзара салым акчалары җыю буенча районда хәлләр торышы түбәндәгечә: районда планлаштырылган суммадан барлыгы 63,5 % кергән, Акбүре АҖ дә акча тулы күләмдә җыелган, иң азы Яңа Чишмә, Буревестник һәм Красный Октябрь АҖ дә.
АҖ халкына түбәндәгеләрне җиткерергә киңәш ителгән: Республика бюджетыннан дәүләт өстәмә финанслауда 2018 елның 1 апреленә чаклы кергән акчалар исәпкә алына.
Әлеге көннән (датадан) соң җыелган үзара салым акчасы 2019 елга чаклы дәүләт өстәмә финанславыннан мәхрүм кала. Үзара салым акчасын киметү аркасында планлаштырылган эшләр башкарылмый кала.
Районның берләштерелгән бюджет чыгымы еллык планга карата 15 % ка үтәлгән. Февраль ае өчен кредитор бурыч 19 % ка кимегән. Дебитор бурыч 1,3 тапкырга арткан. Акъяр һәм Чабаксар АҖ дә коммуналь хезмәтләр өчен дебитор бурычның артуы күзәтелә.
Район учреждениеләре буенча да дебитор бурыч арткан. Шулай да гыйнвар-февраль айларында бюджетны үтәү өлкәсендә эшләр ярыйсы гына темпларда барган, димәк, 2018 елда яхшы нәтиҗәләргә ирешергә нигез бар.
Лариса Федорова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев