Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе карары (2006 елның 1 феврале) нигезендә административ комиссия оештырылды. Аның бурычы булып административ хокук бозулар кылган шәхесләргә карата административ йогынты ясау чаралары куллану тора.
Комиссия составына түбәндәгеләр керә: комиссия рәисе - Ринат Фәсахов, рәис урынбасары Ренат Габетдинов. Комиссия әгъзалары - Вячеслав Темников, Гөлфирә Мостафина.
2017 елда Яңа Чишмә муниципаль районында административ хокук бозулар турында 36 беркетмә төзелгән һәм каралган, шуның 4 се Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы инспекторлары тарафыннан Чаллы Башында яшәүче - 3 һәм Шахмайда яшәүче 1 кешегә карата төзелгән; 13 - Яңа Чишмә АҖ секретаре, 5 - Тубылгы Тау АҖ башлыгы, Архангел һәм Шахмай АҖ башлыклары тарафыннан 4 шәр беркетмә, Акъяр һәм Екатерина АҖ башлыклары тарафыннан - 2 шәр, Зирекле һәм Черемухово АҖ башлыклары тарафыннан 1 шәр беркетмә төзелгән. Беркетмәләрнең барысы да ТР-да административ хокук бозулар турындагы Кодексның "Авыл җирлекләре һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу" турындагы 3,6 маддәсе нигезендә төзелгән. Акбүре, Красный Октябрь, Ленино, Әдәмсә һәм Чабаксар кебек авыл җирлекләре беркетмәләр төзү буенча начар эшлиләр. Алар тарафыннан өч елда бер генә беркетмә дә төзелмәгән. Тик бу әлеге АҖ-ләрдә бар да чиста, тыныч һәм шома дигән сүз түгел.
1 апрельдән 31 майга чаклы район территориясендә торак пунктлар территорияләрен төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту буенча икеайлык үткәрелде, анда 9127 кеше катнашты, 320 берәмлек техника эшкә җигелде, 2070,5 куб.м. чүп-чар чыгарылды. 2017 елда салынган 64500 сум штрафның 54500 сумы түләнгән, бу 85 % тәшкил итә, ирекле тәртиптә 50500 сум түләнгән , суд приставлары бүлеге тарафыннан 4000 сумы түләттерелгән, шулай ук алар тарафыннан 2016 елдагы бурычлылардан - хокук бозучылардан 4000 сум түләттерелгән. Түләнмәгән штрафлар күләме хәзерге моментка 10000 сум тәшкил итә.
Комиссия утырышларында, кылынган гамәлләренең (эшләренең) әһәмияте аз булу сәбәпле, 9 гражданга карата административ хокук бозулар турындагы эшне туктатуга карар чыгарылган, һәм аларга телдән кисәтү белдерелгән. Закон тарафыннан билгеләнгән срокта штрафларын түләмәгән 4 кешегә карата (хокук бозучы) суд приставларының район бүлеге тарафыннан башкару производствосы кузгатылган.
Хокук бозулар санына һәм төренә анализ ясаганнан соң түбәндәге нәтиҗәгә килергә мөмкин, иң киң таралганнары түбәндәгеләр:
- санкцияләнмәгән чүплек урыннары (калдыкларны ташлау) - 14 (39 %);
- терлекләрнең урамда йөрүе - 12 (33 %);
- торак йортларның алгы якларын тиешенчә тотмау, йорт тирәләрен һәм (яки) йорт яны территорияләрен тотып алу тиешенчә булмау - 5 (14 %);
- торак йортлар янында йөк транспортын саклау -
2 (6 %);
- автопокрышкаларны өеп кую - 1 (3 %);
- сукбай этләр - 1 (3 %);
- канализация суларын суыртып алу - 1 (3 %).
2017 ел нәтиҗәләре буенча карап тикшерелгән беркетмәләр саны буенча ТР муниципаль берәмлекләр рейтингы түбәндәгечә:
Яңа Чишмә муниципаль районы 15 урында, түләттерелгән штрафлар күләме буенча 19 урында һәм халык санына бәйле рәвештә түләттерелгән штрафлар күләме буенча - 8 урында.
Административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча шөгыльләнү анализы сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да 2017 ел тенденцияләрен чагылдыра. 2016 ел белән чагыштырганда, беркетмәләр саны 80 % ка, салынган штрафлар күләме 148 % ка арткан. Шулай ук штрафлар буенча ирекле түләүләр күләме дә арткан, әгәр дә 2016 елда салынган 10 штрафның 5 есе ирекле рәвештә түләнгән булса, 2017 елда исә 27 штрафның ирекле рәвештә 21 е түләнгән.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев