Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Эшкәртелмәгән тиресне кулланырга ярамый

2023 елның 1 мартыннан терлекчелекнең өстәмә (побочный) продуктлары турындагы закон үз көченә керде. Мондый продуктларга терлек асраганда барлыкка килгән тирес, тизәк һәм агынтылар, шулай ук терлек астына салына торган салам (аслык) керә.

Яңа законның терлекчеләргә нинди таләпләр куюы, законны бозган өчен штраф салыначакмы-юкмы - болар турында Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең Дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы Эвелина Лотфуллина сөйли. 
-Тирес, аслык, тизәк һәм агынты сулар терлекчелекнең өстәмә продуктлары булып тора. Фермер яки авыл хуҗалыгы җитәкчелеге алар белән нишләргә тиеш?
- Закон нигезендә терлек асраганда барлыкка килгән матдәләрне терлекчелекнең өстәмә продуктларына кертү турында белдерү кәгазе җибәрергә тиешләр. Аны 2023 елның 1 маена кадәр, аннан соң ел саен алдагы елга карата 31 декабрьдән дә соңга калмыйча, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең рәсми почтасына (tu27-m.gribanova@fsvps.gov.ru) җибәрергә кирәк. Хәбәр итү формасы бар.
- Белдерү кәгазен җибәрмәү ниләр белән яный?
- Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләреннән белдерү кәгазе җибәрелмәгән очракта, тирес, аслык һәм агынтылар өстәмә продуктлар түгел, ә калдыклар булып саналачак. Ә терлекчелек калдыклары белән эш итүне Росприроднадзор контрольдә тота. Шуңа бәйле рәвештә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә калдыклар белән эш итү эшчәнлегенә лицензия алырга, калдык паспортларын рәсмиләштерергә, калдыкларның барлыкка килү нормативларын һәм аларны урнаштыруга лимитлар проектларын булдырырга, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты  өчен түләү кертергә кирәк булачак. Терлекчелек калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәгән очракта, РФ КоАПның 8.2.3 ст. нигезендә 30 000 сумнан 450 000 сумга кадәр штрафлар түләүне күздә тоткан административ җаваплылык каралган.
- Законнан күренгәнчә, яңа барлыкка килгән тиресне яки аслыкны туфракка кертү ярамый, аларны басуларга чыгару да тыелган.
- Бик дөрес. Аларны эшкәртелмәгән килеш туфракка кертү законны бозу дип саналачак.
Терлекчелекнең өстәмә продуктларын саклау өчен махсус мәйданчыклар булдырылырга тиеш (бетонланган яки 20 см калынлыктагы балчык катламы белән). Иң мөһиме, мондый мәйданчыкны эксплуатацияләү әйләнә-тирә мохитне пычратуга китермәсен. 
Өстәмә продуктларны эшкәртү ысулын һәр хуҗа үзе билгели. Бу махсус препаратлар кушып эшкәртү, компостлаштыру яки озак вакыт өеп тоту булырга мөмкин. Шул ук вакытта эшкәртелгән продуктка карата закон тарафыннан норматив куркынычсызлык күрсәткечләре билгеләнгән. Шулай итеп, терлек хуҗасы нинди ысулны сайласа да, ул әлеге куркынычсызлык күрсәткечләренә ирешергә тиеш.
Тиресне эшкәртү вакыты сезонлы факторларга бәйле, гадәттә бу - 5-6 ай. Әлеге вакыт үткәч, аны туфракка кертергә ярый.
- Закон таләпләре барлык терлек хуҗаларына кагыламы?
- Терлекчелектәге өстәмә продуктлар әйләнеше турындагы закон шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кагылмый.
Әлеге законны гамәлгә ашыру өчен кабул ителгән барлык норматив документлар белән Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсе сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев