Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Гаилә эше: мәшәкатьле дә, файдалы да

Яңа Чишмә авылында яшәүче Илья һәм Наталья Мельниковлар үз хуҗалыкларыннан ай саен өч тоннага якын кәҗә сөте сата.

Алар 49 баш савым кәҗәсе асрый, ә көтүдә аларның баш саны 80 гә якын. Кәҗәләрне карау һәм асрау мәшәкатьле булса да, әйтик, 2-3 баш кына асраганда, бу катлаулы эш түгел, әмма бер шәхси хуҗалыкта шулкадәр кәҗә асрау - зур сәләт һәм түземлек сорый.
- Мельниковлар гаиләсе үз хуҗалыгын нидән башлаган соң?
-Минем кәҗәләр белән дуслыгым 2009 елда, авылдашымнан беренче кәҗәне сатып алгач башланды: һәрчак чиста, тыныч, ә сөте - искиткеч тәмле, - диде Наталья. - Ул кәҗә бәтиләде, аннан аерылу да авыр кебек тоелды. Менә шулай акрынлап кына кәҗәләрнең баш санын арттырдык. Ә инде кәҗә сөте сату шактый акчалата керем китерә башлагач, савым көтүен арттыру турында уйладым. Башта кәҗәләр асрау турындагы китапны булдырдым.  Аның эчтәлеге белән танышкач, аңладым: кыен булачак, тик мин булдырачакмын, дидем.
Наталья Мельникова үз көченә нык ышануын, үзе әйткәнчә, үзенең  Красный Октябрьдә совхоз фермасында даими эшләгән әнисе янында  үсүе белән аңлата. Фермада 700 баш сыер булган һәм Наталья әнисенә генә түгел, ә башка сыер савучыларгы  да гел булышып торган, һәр сыерны кушаматы, аларның холыклары буенча  белгән. Аңа терлекләр янында эшләү ошаган. Кәҗәләр асрау, әлбәттә, зур игътибар һәм билгеле бер күнекмәләр таләп итә, тик барысына да өйрәнергә була.
Заанен токымлы кәҗәләр, нәсел тәкәсе сатып алганнар. Соңрак башка төр: Альп, Ламанча, Альп-нубий, катнаш токымлыларын да булдырганнар. Наталья барлык кәҗәләрнең һәм кәҗә бәтиләренең төгәл исәбен алып бара, кайсы кемнән һәм кайчан туган, кем кемгә “әби-бабай“ булып тора. Шуңа күрә нәсел тәкәләрен еш алыштырырга  туры килә, ягъни яңаны сатып алырга дигән сүз. Хәзер хуҗалыкта 4 нәсел тәкәсе бар: берсен (бер яшьлек) 20 мең сумга селекция фермасыннан,  ә өчесен (кечкенәләр) 5әр мең сумга Бөгелмәдән сатып алганнар. Хәзер аларда сәламәт, продуктив токымлы кәҗәләр.
- Мондый көтүдә төрле авырулар да килеп чыгарга мөмкин, аларны ничек җиңәсез?
- Беренчедән, кәҗәләр, бәтиләр һәм тәкәләрнең барысына да прививка ясалган. Иртә язда ук талпанга каршы эшкәртәбез, глистогон эчертәбез. Ветстанция авыруларны ачыкларга кан ала, әлегә бар да яхшы. Шулай ук  кәҗә бәтиләре өчен премикслар сатып алабыз,кәҗәләр рационына йод, тоз кертәбез (аена безнең кәҗәләр  бер центнер тоз  ашый). Продукция бирсен өчен чөгендер түбе, патока сатып алабыз - Зәйдән алып кайтабыз, кышкылыкка шулай ук 30 тоннага якын печән сатып алабыз, ә бөртеклеләрне  - солы, арпаны - республика субсидиясенә (1 кәҗәгә 1 мең сум). 
Менә шунысы гаҗәп, ни өчен сыерлар үрчетү белән күбрәк кызыксыналар? Әгәр дә хуҗлыкта бер түгел, ә ике сыер булса, субсидия акчасы бер башка 2 меңнән 3 меңгә кадәр арта. Ә 1 кәҗәң бар икән - 1 мең сум, әгәр ике һәм аннан да күбрәк булса - барыбер 1 әр мең сум. Арзан бәягә сатып алынган сөткә булган субсидияләр белән дә шулай ук: аны бары сыер хуҗаларына гына бирәләр. Мин бит сөт заводына ай саен 1 литрын 12 сумнан икешәр тонна сөт тапшырам. Миңа бернинди дә субсидия юк. Ветеринария хезмәтләре буенча да кәҗәләргә субсидия каралмаган.  Кызганыч. Сөт сатудан кергән акча, әлбәттә,  кәҗәләр асрауга тотылган чыгымнарны каплый үзе, әле  үзеңә дә кала. Тик безнең кәҗәләр өчен бина ягыннан проблема бар.  Буаз кәҗәләр өчен җылы бина бар анысы, ә башкалары исә кышын тактадан  корылган бинада тора. Алар өчен тагы да яхшырак шартлар булдырасыбыз килә.
- Тагын бер тонна сөтне кайда сатасыз?
- Аена 50 литр сөтне сәламәтлекләре буенча хәлсезләнгән балаларга туклану ризыклары җитештерүче Казан фирмасы сатып ала. Алар өчен бәядә мин ташлама ясыйм. Әлмәттән һәм Балык Бистәсеннән дә сөткә заказ бирәләр һәм сатып алалар: алар  аена 30 литр тирәсе ала. Калган сөтне авыл халкына сатам, алар шулай ук эремчеккә һәм сырга да заказ бирәләр.
- 49 кәҗәне саву ансат эш түгелдер. Ничек башкарып чыгасың һәм сөт саву күпме вакытны ала?
- Минем яхшы ярдәмчем - саву аппаратым бар, кызганыч, ул да искерә һәм еш сафтан чыга, тик шулай да ярдәмчем әле. Тагын берне сатып аласы килә, әлегә акча гына юк. Иртә белән ике сәгатьтән артык һәм кичен дә шулкадәр вакыт сарыф ителә, шул арада кәҗәләрем дә савылган, кәҗә бәтиләре дә эчерелгән була. Халыкка сатыласы кәҗәләрне кул белән савам һәм һәркайсының сөтен аерым салам.
Натальяның үзенең кәҗәләре турында сөйләгәненнән, һәркайсын кушамат белән түгел, ә исемнәре белән атап эндәшүеннән чыгып, аның чыннан да үз эшен яратуын, алар өчен вакытын кызганмавына, үзен тулысынча шуларга багышлавына инанасың.
- Ә боларның барысына да Ильяның карашы ничегрәк?
- Ул мыгырданып йөри инде, кайчакларда  әрләшә, тик азык кайтару, кәҗәләрне көтү, ишегалдын җыештыруда булыша, хәтта печү, мөгезләрен кисү өчен кирәкле булган барлык  инструментларны да сатып алды һәм бу эшне үзе башкара. Әгәр дә бу кәҗә көтүе булмаса, балык тотарга вакытым булыр иде, ди. Ә мин исә, әгәр шушы көтү булмаса, күңелсез булыр иде дим.

Реклама

Әңгәмәне Лариса 
ФЕДОРОВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев