- Әлеге программа буенча бөтен республика буенча 74 заявка бирелгән булган, шуның 46 сы җиңүчеләр дип танылган, шул исәптә "Вәлиев Ф.Р." КФХ-да, - диде район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов.
Дәүләт ярдәме күләме 2,8 млн. сум тәшкил итә, тик грант алучыларга карата таләпләр дә бар. Фермер үз өлешен дә - гранттан 40 % тан да ким булмаган сумманы кертергә (бу 1,1 млн. сумнан артык), грант срогы төгәлләнгәндә (24 ай) сыерларның баш саны 150 баштан да ким булмаска, шулай ук өч яңа эш урыны булдырырга тиеш була.
Фәргат Вәлиевның фермер хуҗалыгы соңгы елларда динамикалы үсеш ала. Яхшы гына уңыш алып һәм сыйфатлы азык салып, яхшы запас туплап хуҗалык беренчеләрдән булып кыр эшләрен төгәлли.
Бүгенгесе көндә КФХ-да 300 башка якын МЭТ, шул исәптә 100 баш сыер исәпләнә, көн саен 1 тоннага якын яхшы сыйфатлы һәм югары майлылыктагы сөт сатыла. Терлекчелектә барлыгы 9 кеше эшли, алар өчен тиешле шартлар булдырылган. 2016 елда район җитәкчелегенең турыдан-туры ярдәме белән фермада сөт үткәргеч урнаштырылган, бу исә сыер савучыларның хезмәтен шактый җиңеләйткән.
- Грант акчаларын нинди максатларга кулланырга уйлыйсыз, - дип сорадык Фәргат Вәлиевтан.
- Үз эшчәнлегебездә без кул хезмәтен бетерергә тырышабыз һәм әлеге максаттан мал азыгын бүлгеч сатып алырга планлаштырдык, ә азыкны тагы да сыйфатлырак әзерләү һәм аның яхшы үзләштерелүчәнлеге өчен универсаль ваклагыч комплекс алырга уйлыйбыз, - ди фермер.
Шулай ук фермер планында - тирес чыгару өчен транспортерны яңарту һәм КУН белән (азык төягеч) МТЗ-82 тракторы сатып алу.
- Бүлеп бирелгән акчалар ЖВП-4,9 тагылма ургычы сатып алырга да җитәргә тиеш, - дип дәвам итте Фәргат Вәлиев. - Бу азык әзерләгәндә оператив төстә яшел массаны теземнәргә чабып алу өчен (аннан соң печәнгә яисә сенажга урып-җыйганда) бик нык ярдәм итәчәк.
Хәзергесе вакытта банкта грант алу өчен махсус счет ачылган һәм фермерның алда терлекчелек тармагын үстерү буенча үз бизнес-проектын уңышлы гына тормышка ашыруын телибез. Фәргат Вәлиевның тырышлыгы һәм эш тәҗрибәсе җитәрлек, нәтиҗәсе килеп чыгар, дип уйлыйбыз.
Азат Мусин
Нет комментариев