Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Хуҗалык үз дәрәҗәсен төшерми

Татьяна Белоглазова җитәкләгән "Архангельское" КФХ быелгы күп сөт сезонында сөт савуның көндәлек сводкасында район хуҗалыклары рейтингында өстәге урыннарны били.

Хуҗалыкта 300 баш савым сыеры бар, алардан көн саен 5,5 тоннадан артык сыйфатлы сөт савып алалар. Бер баш сыердан сөт савып алу күләме дә арткан - үткән ел дәрәҗәсенә карата 17,6 дан 18,9 литрга кадәр. Хуҗалык елдан-ел уңышлы хуҗалык маркасын нык тота. Баш зоотехник Алексей Кучинский белән аралашканда, сөт күләме, иң беренче чиратта, азыкка һәм дөрес асрауга (карауга) бәйле ди ул. Хуҗалыкта инде күптәннән комплекслы технология кулланыла - сыер савучы сөт савып кына калмый, сыерларны да карый, үрчем дә (бозаулар) ала.
Сыер савучылар барлыгы 9 кеше, һәркайсына 50 шәр сыердан торган төркем беркетелгән. Мисал өчен, Елена Шатуновада яшь төркем, 2 яшьлекләр генә һәм тәүлек саен ул 900 шәр литр сөт сава. Хуҗалыкта 50 танадан торган яңа төркем булдырырга ниятлиләр, 20 августта яшь буаз сыерларны аерым урынга күчерәчәкләр һәм аларның да үз "тәрбиячеләре" булачак. Алар бозаулаганнан соң хуҗалыкта сөт тагын артачак. Яхшы савым, әлбәттә, машина белән сөт саву операторы квалификациясеннән дә тора. Юкка гына "Архангельское" КФХ сыер савучысы Светлана Барсукова күптән түгел булып үткән һөнәри осталык буенча район конкурсында 1 урынны яуламагандыр. Ул көндәшләренең дә көчле булулары, җиңү яулау җиңел булмавы турында сөйләде.
КФХ-дагы сыер савучылар барысы да яшьләр, алар эшне җаваплы төстә һәм намус белән башкаралар. Стимул да бар: күбрәк сөт сауган саен, акчаны да яхшы аласың. Хезмәт хакы 16-18 дән 20 мең сумга чаклы һәм аннан да күбрәк булгалый. Терлек азыгы буенча Алексей Кучинский менә ниләр сөйләде:
- Бүгенгесе көнгә без 2000 тонна сыйфатлы сенаж (ихтыяҗ 2500), 300 тонна печән әзерләдек. Кукурузны да салсак, аның белән бергә без кышны чыгачакбыз. Район буенча уртача азык берәмлеген тотачакбыз. Яхшы савым алу өчен фәннән дә файдаланып эшләргә кирәк әле, - дип дәвам итте ул. - Сыйфатлы азык, тиешенчә карау, тырыш хезмәт - шулар булса, барысы да яхшы була дигән сүз.
- "Фән белән эшләргә" дигәне нәрсәне аңлатамы? Беренчедән, хуҗалык "Поволжье" ХЛ белән тыгыз хезмәттәшлек итә, белгечләр киңәше белән катнаш азык өчен витаминлы өстәмәләр сатып ала (КФХ-да дүртенче ел инде катнаш азык әзерләү өчен үз мини - заводы бар), икенчедән, КФХ-ның шәхси консультанты - Казан ветеринария академиясенең терлекчелек кафедрасы доцентының барлык тәкъдимнәреннән файдалана, ягъни комплекслы фәнни якын килүне куллана. Ул савымны арттыруда гына түгел, ә көтүне яңартуда да ярдәм итә, әйтик, ясалма орлыкландыру юлы белән. Хуҗалыкта әлеге юл белән туган бозауларны бик әзерләнеп, көтеп алалар.
- Фермада чистарту эшләрен башкардылар, дезинфекция ясадылар, тудыру бүлегендә идәннәрне алмаштырдылар, эшкәрттеләр, - дип сөйли район ветеринария берләшмәсе начальнигы Евгений Лазарев (без хуҗалыкта бергә булдык).
- Ел саен 1 сентябрьдән бездә тудыру бүлеге тулы куәтенә эшли башлый, - дип билгеләп үтте Алексей Кучинский. - Сыерларның күпләп бозаулавы октябрь, ноябрь һәм декабрь айларында көтелә, бу чорда без 150-180 гә якын бозау алачакбыз. Әлбәттә, бездә хуҗалыкта бераз күбрәк тырышлык куяр урыннар да бар үзе, әмма гомумән алганда безнең планда иң мөһиме - үз дәрәҗәбезне төшермәү.
Ольга Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев