Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Хуҗалыкларның рейтингта тоткан урынына карап субсидия биреләчәк

2013 елдан башлап игенчеләргә җитештерү күрсәткечләренә, тоткан чыгымнарына бәйсез рәвештә, гектар санына карап дәүләт ярдәме күрсәтелеп килде. 2016 елдан исә субсидияләр башкачарак биреләчәк. 2016 елдан башлап Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы артта калучылар хисабына нәтиҗәле эшләүче хуҗалыкларга өстәмә рәвештә арттыру коэффициентлары кертә. Дәүләт ярдәме бүлеп биргәндә гектарларны түгел, ә...

2013 елдан башлап игенчеләргә җитештерү күрсәткечләренә, тоткан чыгымнарына бәйсез рәвештә, гектар санына карап дәүләт ярдәме күрсәтелеп килде. 2016 елдан исә субсидияләр башкачарак биреләчәк.
2016 елдан башлап Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы артта калучылар хисабына нәтиҗәле эшләүче хуҗалыкларга өстәмә рәвештә арттыру коэффициентлары кертә. Дәүләт ярдәме бүлеп биргәндә гектарларны түгел, ә уңыш күрсәткечләрен, югары репродукцияле орлыклар файдалануны, бөртекле-кузаклы һәм майлы культуралар, 1-5 ел файдаланылучы күпьеллык үлән мәйданнарының чагыштырма авырлыгын исәпкә алу күздә тотыла.
2014 ел нәтиҗәләре буенча республиканың барлык хуҗалыклары үзләре җыйган балларга карап рейтингта урын алдылар.
Уңыш буенча уртача республика күрсәткече алына, ул гектарына 21,6 ц тәшкил итә. Әгәр хуҗалык шушы күрсәткечкә ирешә икән, аңа 50 балл бирелә. Шул күрсәткечтән арткан һәр центнер өчен тагын 5 балл өстәлә, киресенчә булып, кимесә, 5 балл алына (киметелә).
Икенче индикатор буенча (югары репродукцияле орлыклар чәчү) хуҗалыклар 85% шундый орлыклар чәчәргә тиешләр, бу 10 балл санала, 75-85% чәчелсә - 5 балл, 75%тан кимрәк булса - 0 балл исәпләнә.
Иген басуының 5%тан да ким булмаган өлешенә бөртекле-кузаклы һәм майлы (рапс) культуралар (алар туфракның уңдырышлылыгын торгызалар һәм аннан соң чәчелүче культураларның уңышын арттыралар) чәчкән хуҗалыкларга бишәр балл бирелә. Биредә инде 10 балл да алып була (бөртекле-кузаклылар өчен -5 һәм майлы культуралар хисабына - 5 балл).
Тагын бер индикатор - күпьеллык үләннәр чәчү. Әгәр 1-4 ел файдаланылучы күпьеллык үләннәрнең чагыштырма авырлыгы 80% һәм аннан да артыграк икән - 10 балл өстәлә, әгәр картайган үләннәр 20%тан күбрәк мәйдан биләсә - 0 балл.
Нәтиҗәдә, тупланган баллар санына карап, хуҗалыклар өч категориягә бүленә: беренче категориягә 5 күрсәткеч буенча 75 баллдан күбрәк балл җыючылар керә. Икенче категория 50-74 балл җыючыларга бирелә, ә менә 50 баллдан кимрәк җыючылар өченче категориягә кертелә. Категория югарырак булган саен бюджет ярдәменә исәп тотарга мөмкин һәм хуҗалыкка дәүләт ярдәменнән ел саен бүлеп бирелүче акча күләме дә күбрәк булачак.
Ул исә түбәндәгечә бүленәчәк: беренче категориягә керүчеләргә 1,5 коэффициенты, икенче категориягә - 1, өченчеләргә - 0,5-0,75 коэффициенты белән. Үсемлекчелек буенча безнең район республика рейтингында 24 нче урында (икенче категория). Хуҗалыкларның рейтингы декабрь азагында 2015 ел нәтиҗәләреннән чыгып та каралачак.
Хәзер Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында түбәндәге күрсәткечләргә карап терлекчелек буенча да рейтинг кертү мәсьәләсе карала:
-100 га авыл хуҗалыгы җирләренә сөт һәм ит җитештерү;
-тулаем сөт саву узган елга карата процентларда;
-ит җитештерү - узган елга карата процентларда;
-100 га авыл хуҗалыгы җирләренә МЭТ саны (тыгызлык);
-100 баш сыердан алынган бозаулар саны;
-1 сыердан савылган сөт.
Якынча исәпләүләр буенча терлекчелек буенча рейтингта безнең район 43 район арасында 11 нче урында - бу начар түгел.
I категория
"Козлова М.И." КФХ - 119 балл
"Вәлиев Ф.Р." КФХ - 75 балл
II категория
"Зубов В.С." КФХ - 73 балл
"Артемьева Л.Р." КФХ - 72 балл
"Козлов В.А." КФХ - 72 балл
"Шакиров А.Т." КФХ - 68 балл
"Игенче" ҖЧҖ - 66 балл
"Гарифуллин И.И." КФХ - 64 балл
ИП Исхаков Р.М. - 63 балл
"Кулон" а/ф - 62 балл
"Анисимов О.А." КФХ - 59 балл
"Аксу Агро" ҖЧҖ - 57 балл
"Ситдыйков Г.У." КФХ - 55 балл
"Садыйков М.Х." КФХ - 50 балл
III категория
"Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ - 48 балл
"Нурхамәтов З.М." КФХ - 37 балл
"Архангельское" КФХ" ҖЧҖ - 36 балл
"Фәсахова К.М." КФХ - 36 балл
"Скоков Н.А." КФХ - 35 балл
"Әхмәтвәлиева Г.Г." КФХ - 30 балл
"Порецкий С.Н." КФХ - 29 балл
Мондый система артта калган хуҗалыкларны банкротка әйләндермәсме? Нәкъ шулай булыр төсле. "Без әгәр бюджет акчаларын - безнең салымнарны - алардан дөрес файдаланмаучы хуҗалыклар алса, бу дөрес түгел дип саныйбыз. Тагы шуны да әйтәсем килә: бүген без йомшаграк коэффициентлар кертәбез, ә киләчәктә хәлле хуҗалыклар өчен коэффициентлар шактый артыр дип уйлыйбыз, димәк нәтиҗәле авыл хуҗалыгы предприятиеләре рейтингның иң ахырында баручыларга караганда бюджет ярдәмен 1,5-2 тапкыр күбрәк алачаклар, - диде Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев