Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә районында 2022 ел өчен терлекчелектәге эшләргә йомгак ясалган

Терлекчелектәге барлык күрсәткечләр 2021 ел дәрәҗәсеннән түбән

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән үткән киңәшмәдә терлекчелектә 2022 елдагы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Эш нәтиҗәләре, күрсәткечләр турында район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов хәбәр итте.

- Кызганычка каршы, бер елдагы барлык күрсәткечләр дә тискәре, - дип билгеләп үтте ул. - МЭТнең баш саны 1316 башка кимрәк (хәзер 14187 баш исәпләнә), сыерлар 261 башка кимегән (барлыгы 5318 баш), атлар - 867 баш (39 башка кимрәк).

Баш саны кимрәк икән, сөт җитештерү буенча да күрсәткечләр түбән дигән сүз. Сату 21853 тонна тәшкил иткән, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 2100 тоннага азрак. Бозаулар үрчеме 4565 баш тәшкил иткән, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 1293 башка кимрәк.

Мондый күрсәткечләр «Агро-Основа» ҖЧҖдә (бер ел эчендә 932 башка), «Козлова М.И.» КФХда (376 баш) һәм «Зубов А. В.» КФХда (130 баш) МЭТ баш санының шактый кимүе аркасында килеп чыккан.

Объектив сәбәпләр белән беррәттән (2022 ел башында авыр кышлату, азык кытлыгы, шулай ук лейкозлы сыерлардан арыну), субъектив сәбәпләр дә бар. Барлык хуҗалыкларда да тиешле карау һәм ашату, терлекләрне асрауга контроль юк, баланслаштырылмаган азык, минераль өстәмәләр һ.б. булмау да йогынты ясый. Район авыл хуҗалыгы идарәсе ягыннан да контрольнең кимүен билгеләп үтәргә кирәк.

- Бу көннәрдә барлык хуҗалыкларда диярлек булдык һәм кайбер КФХларда терлекчелеккә җавапсыз караш булуын күрдек, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Кояшлы көннәрдә сыерларны һавага чыгару оештырылмаган, кардаларда, хәтта салам да юк, бөтен эш үз агымына куелган, югары савым бирүче сыерларны рациональ тукландыру юк.

Дөресен генә әйткәндә, хуҗалыклар үз бизнесларын үстерүгә тиешле игътибар бирмиләр.

2022 елда районда авыл хуҗалыгы оешмалары 159 млн. сумнан артык субсидия алган, бу 2021 ел белән чагыштырганда 32 млн. сумга күбрәк. Һичшиксез, энергоресурсларның (ЯММ, электр энергиясе, запас частьләр һ.б.) бәяләре арту да үзен сиздерә. Шул ук вакытта сөт бәясе шактый югары кала, узган ел дәрәҗәсеннән 5сумга (кг) югары. Властьне әрләргә түгел, ә сөт җитештерү, хезмәт хакын арттыру һәм терлекчеләр өчен шартлар тудыру белән конкрет шөгыльләнергә кирәк.

Терлекчелектәге эшләрнең агымдагы торышын анализлап, Вячеслав Козлов «Закрома» ҖЧҖдә савым сыерларын тиешенчә карау һәм ашату аларга көн саен 10 тоннадан артык югары сыйфатлы сөт сатарга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте. Биредә 5 төрле  минераль компонентлар өстәп 10-12шәр кг бөртек фуражы бирәләр.

Шулай ук «Игенче» ҖЧҖне дә уңай яктан билгеләп үтәргә кирәк, анда көн саен бер сыердан 18 кг сөт саталар, яки үткән ел дәрәҗәдән 1 тоннага күбрәк, «Архангельское «КФХ» ҖЧҖдә дә яхшы эшлиләр, монда 4 тоннадан артык продукция саталар. Күптән түгел оешкан «Козлов В. А.», «Дегтярев М. Н.» КФХлары көн саен 1-1,5 тонна сөт сата, ә күптәннән эшләүче «Вәлиев Ф. Р.», «Нурхамәтов З. М.», «Әхмәтвәлиева Г. Г.» КФХлары бер урында таптана. Иң эре «Агро-Основа» ҖЧҖ дә терлекчелек белән сүлпән шөгыльләнә. Фермер Николай Скоков ат үрчетү буенча уңай алга китешләр белән беррәттән, сөтчелек юнәлешенә игътибарны киметте. Бу хуҗалык өчен 2 тонна сөт сату бик аз, ә бит аның резервлары бар.

Сөт сату - акча алуның бердәнбер чыганагы һәм барлык авыл хуҗалыгы оешмалары сөт җитештерүне арттыру белән конкрет шөгыльләнергә тиешләр.

Киңәшмә ахырында 2022 ел нәтиҗәләре буенча лидерлар аталды. Болар -«Скоков Н.А.», «Гарифуллин И.И.» һәм «Суворов Д. А.» КФХлары. Район башлыгы аларга лидерлар Кубокларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев