Яңа Чишмә районында техник (майлы) культуралар җыештыру бара
Яңа Чишмә районында техник (майлы) культуралар мәйданы 21 мең гектар тәшкил итә.
Соңгы елларда районның кайбер авыл хуҗалыгы оешмалары рапс, майлы җитен, соя, орлык өчен көнбагыш, майлы шалкан, көзге шепкән, горчица кебек югары маржиналь (табышлы) культураларның мәйданнарын арттырдылар.
Алар барысы да кыйммәтле культуралар булып санала һәм техник культуралар базарында аңа ихтыяҗ зур. 2021 елда горчицаның бер тоннасы 80-100 мең сумга кадәр җиткән.
Һәм агымдагы елда да бүгенге көндә аларның бәясе гадәти бөртекле культуралар бәясеннән 2,5-3 тапкырга югарырак.
Техник культуралар сәнәгатьнең төрле тармакларында киң кулланылыш тапты. Җитен орлыгыннан терлекчелек өчен техник май һәм арзан үсемлек аксымы алалар. Җитен орлыгында 50%ка кадәр май бар, ул буяу -лак, сабын ясау, күн-аяк киеме тармакларында файдаланыла.
Ә азык максатларында соя, көнбагыш, рапс, горчицадан алынган май кулланыла.
- Быел безнең районда техник культуралар 21 мең гектар мәйданда игелә, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов. - Шул исәптән 6200 гектар җитен, 3500 - соя, 2400 - көнбагыш, шулай ук рапс һәм горчица җыеп алынган. Тагын 5 мең гектарга якын җитен, 3400 гектар соя җыеп аласы бар, әлегә көнбагыш җыюга керешмәгәннәр. Сүз уңаенда, көнбагыш десикациясе үткәрелде инде (чәчүлекләрне орлыкларның тизрәк өлгерүен һәм яфракларны киптерү өчен махсус препаратлар белән эшкәртү).
Җитен мәйданнарының күпчелек өлеше (4600 гектар) «Агро-Основа» ҖЧҖгә, ә соя - «АгроРаздолье»ҖЧҖенә туры килә. Бу кояшлы көннәрдә (20-21 сентябрь) аларны җыю эшләре бара.
... «Игенче» ҖЧҖдә дә техник культуралар игү белән шөгыльләнәләр. 2021 елда горчицадан яхшы уңыш җыеп алганнар һәм аны яхшы гына бәягә сатканнар, быел 500 гектар мәйданда майлы җитеннән мул уңыш үстергәннәр.
21 сентябрьгә 350 гектарга якын җитен җыеп алынган инде. Без кырга килгәндә (район авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Ильяс Фәсхетдинов белән) дүрт комбайн теземнәргә салынган җитенне суктыра иде.
Чираттагы җитен орлыгын бункерлардан бушаткан арада без механизаторлар белән сөйләшеп алдык.
- Безнең һәркайсыбызда дым үлчәгеч бар, - ди комбайнчы Сергей Удиряков. - Иртә белән ашлыкның дымлылыгы 10% чамасы иде, хәзер ул 8,5-9% тәшкил итә. Бу кечкенә орлык культуралары бик «сизгер», шуңа күрә без игътибар белән һәм ашыкмыйча гына чистартабыз. Бу кырда эш тәмамланганнан соң 150 гектарда тагын бер участок кала, аннан 100 гектар мәйданда күпьеллык үлән орлыкларын җыясы бар.
Ике Дон-1500Б һәм ике «Мега-370» штурваллары артында тәҗрибәле, намуслы комбайнчылар Сергей Удиряков, Сергей Иванов, Николай Петров һәм Александр Сидоров, тракторчылар Владимир Иванов һәм Евгений Николаевлар эшли. Алар бөртекле культураларның барлык мәйданнарын оптималь срокларда җыеп алганнар.
«Игенче» ҖЧҖ җитәкчесе Раил Вәлиуллин безнең белән әңгәмә барышында билгеләп үткәнчә, җитен уңышы гектарыннан 10-11 центнер тәшкил итә (бу начар күрсәткеч түгел). Безнең сату базарлары турындагы сорауга ул болай дип җавап бирде: «Әлегә бөтен уңышны яхшылап киптергәннән соң амбарларга салабыз. Табышлы сату базарларын эзләячәкбез, узган елларда майлы культураларны Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә бик теләп сатып алдылар».
Яхшы бәяләрдән ышанычлы сатып алучылар табылыр һәм безнең авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре шактый табыш алырлар, дип өметләнәбез.
Механизаторлар Владимир Иванов, Сергей Удиряков, Сергей Иванов, Николай Петров, Александр Сидоров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев