«Игенче» ҖЧҖдә терлекләрне кышлату уңышлы бара
Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән узган чираттагы киңәшмәдә 2019 елның 11 аенда терлекчелектәге эш йомгаклары буенча фикер алыштылар.
Киңәшмә Чуаш Чабаксарында узды. Аны район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Киңәшмә башланыр алдыннан барлык җыелучылар «Игенче» ҖЧҖенең сыерлар, бозаулар абзарларында, ат фермасында һәм азык базасында булдылар, терлекләрне кышлатуның барышы белән таныштылар. Соңгы өч елда хуҗалыкка зур инвестицияләр кертелгән – 73 млн.сумнан артык. Бу акчага авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган, мехмастерской һәм барлык фермалар ныклап төзекләндерелгән, нәселле яшь МЭТ һәм башка күп кенә нәрсәләр сатып алынган.
Хуҗалык җитәкчесе Раил Вәлиуллин әйтүенчә, хуҗалыкта 800 башка якын МЭТ һәм 140 баш ат бар. Терлекләрне уңышлы кышлату өчен барлык төр азык та җитәрлек әзерләнгән. Хуҗалыкта даими рәвештә 40 кеше эшли һәм яхшы гына хезмәт хакы алалар.
«Игенче» ҖЧҖ дә азык культуралары, аерым алганда, күпьеллык үләннәр игүгә аерым игътибар бирелә. Ел саен 250-300 гектар люцерна чәчелә һәм 3-4 ел дәвамында күпьеллык үлән чәчүлекләре яңартыла. Биредә шулай ук акчаларны экономияләүгә күнеккәннәр. Бозаулар абзарында солыны парлау (пешерү), су җылыту утын ярдәмендә башкарыла, бу электрдан 2,8 тапкырга арзанрак. Утын әзерләү белән җәйге эшләрдән бушаган механизаторлар шөгыльләнә.
Аннары Чуаш Чабаксары мәдәният йортында киңәшмә узды. Ул башланыр алдыннан район башлыгы «АПКның иң яхшы белгече» Республика конкурсы призеры, җирле ветеринария табибы Андрей Якимкинга (рәсемдә) Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Терлекчелектәге 11 айлык эшкә анализ белән районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Леонид Богомолов чыгыш ясады. МЭТ саны 16078 баш тәшкил итә, бу 2018 елга караганда 36 башка күбрәк, шул исәптән сөт сыерлары-5616 баш (2018 елга караганда 91 башка күбрәк). Атлар саны-940 баш (2018 елга караганда 70 башка күбрәк), сарыклар – 1958 баш (2018 елга караганда 16 башка кимрәк). Кызганычка каршы, хуҗалыкларда хәзер дуңгызлар юк.
-Республика авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгында терлекләрнең баш санын арттыру процентына турыдан-туры субсидияләр бирү мәсьәләсе карала, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Ягъни, МЭТ нең баш саны 2018 ел дәрәҗәсенә карата 110% тәшкил итә, димәк, субсидияләр дә 10% ка артыграк булачак. 2018 ел дәрәҗәсендә булмаучыларга субсидияләр бөтенләй булмаячак.
11 айда 25595 тонна сөт савылган, бу 2018 елга караганда 714 тоннага күбрәк (бер сыердан 11 ай эчендә 4557 кг савылган). Аны сату да 2018 ел дәрәҗәсеннән 815 тоннага күбрәк һәм 22524 тонна тәшкил итә. Шунысы сөендерә, барлык хуҗалыклар да сөтне узган елга караганда күбрәк сатканнар. 1 килограмм сөтнең уртача бәясе 23,20 сум тәшкил итә, бу 2018 елга караганда 3,81 сумга күбрәк.
11 ай эчендә 5414 баш бозау алынган, бу 2018 ел дәрәҗәсеннән 289 башка күбрәк, МЭТ үлеме дә шактый кимегән һәм 315 баш тәшкил иткән, бу 2018 елга караганда 199 башка кимрәк.
Терлекчелектә бер генә минус – әлегә ит җитештерү буенча 2018 ел дәрәҗәсенә җитмиләр, ул 2076 тонна җитештерелгән, бу 2018 ел дәрәҗәсеннән 137 тоннага кимрәк (94%).
11 ай йомгаклары буенча 3 хуҗалык, аерым алганда, «Садыйков М.Х.», «Савельев А. А.» һәм «Зубов А. В.» КФХ 4 төп күрсәткечне (сөт саву, МЭТ баш саны, ит җитештерү, бозау алу) үтәгән. Калган хуҗалыкларның 1-2 күрсәткече үтәлмәгән.
Алга таба чыгыш ясаучы әзерләнгән азыкның (печән, сенаж һәм силос) сыйфатына, сөтнең сыйфатына, бәясенә, пай җирләрен арендага алган өчен түләүгә, хезмәтне саклауга һәм янгын куркынычсызлыгына җентекләп анализ ясады.
Киңәшмәдә шулай ук статистика бүлеге җитәкчесе Валентина Прыткова 2020 елда халык санын алу буенча аңлатмалар белән чыгыш ясады.
Киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы Вячеслав Козлов терлекчелектәге эшләрнең агымдагы торышы, тармакка ай саен йомгак ясау һәм Яңа елга әзерлек мәсьәләләренә тукталды.
Азат МУСИН.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев