… җитәкче
Виктор Козловны әлегә яшь фермер дип атарга мөмкин (КФХ 2010 елда оешкан), тик ул производствоны елдан-ел киңәйтә.
Хәзер КФХ-да 1000 гектар җир (бөртеклеләрдән яхшы уңыш алынган), 150 баштан артык МЭТ, шул исәптә 130ы - савым сыерлары! Һәр көнне 1200 кг-нан артык сөт сатыла. Викторның планы - тагын бер ферма төзү һәм МЭТ-нең баш санын арттыру. Кичә, 5 октябрьдә, Виктор Козлов район делегациясе составында Казанда Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан үткәрелгән тантаналарда катнашты.
...комбайнчы
"Кулон" а/ф комбайнчысы Владимир Гарев урып-җыю кампаниясенең барлык бишкөнлеге дәвамында алда барды. Агымдагы елда "Акрос-580" комбайнында ул 35 мең центнерга якын бөртек суктырган.
Агрофирмада ул 2006 елдан бирле эшли, ә механизатор стажы - 26 елдан артык. Агрофирмада аның хакында бары мактау сүзләре генә әйтәләр - намуслы, эшчән механизатор, диләр. Владимир Гарев кичә, 5 октябрьдә, район делегациясе составында Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре хөрмәтенә Казанда үткән тантаналарда катнашты.
... сыер савучы
"Козлова М.И." КФХ-дан Татьяна Конышеваның савымчы стажы 10 елдан артык тәшкил итә. Сөт саву буенча ул елдан-ел яхшы нәтиҗәләргә ирешә.
Хәзер аның төркемендә 77 сыер бар һәм ул көн саен тоннадан артык сөт сава.
- Хәзер сыерларны араннарда асрауга күчерәләр, фермалар ремонтланган, эш өчен барлык шартлар булдырылган, - дип сөйли Татьяна. - Азык та җитәрлек. Продукция булса, хезмәткә түләү дә яхшы - ай саен 30 ар мең сум һәм аннан да күбрәк алабыз.
... тракторчы
Шушы көннәрдә "Козлова М.И." КФХ тракторчысы Михаил Кряжов үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Шуның 43 елын ул даими рәвештә авылда тракторчы булып эшләгән.
- МТЗ да, ДТ да, К-700 дә булды, - дип сөйли Михаил. - Соңгы 10 елда мин ДТ да көзге культуралар чәчәм, аларны тукландыру һәм тырмалау эшләрен башкарам.
Агымдагы елда ул чәчү эшләрен 700 гектар мәйданда башкарган. Үзенең ДТ тракторын кышкы саклауга куйгач, ул К-700 гә утырган һәм силос чокырында тыгызлау эшен башкара.
... ферма мөдире
"Зубов В.С." КФХ-да ферма мөдире булып эшләүче Рәхимә Хәйретдинованың хезмәт стажы 46 елдан артык.16 яшендә ул туган авылы Яңа Ибрай фермасына сыер савучы булып эшкә килә, аннан соң аларның гаиләсе Красный Октябрь поселогына күченә.
Ул 30 ел совхозда орлыкландыручы һәм ферма мөдире булып эшли. Ә соңгы 13 елын - "Зубов В.С." КФХ-да. Хуҗалыкта 400 баштан артык МЭТ бар, көн саен 2 тоннадан артык сөт саталар, терлек үлеменә юл куелмый - монда Рәхимәнең куйган хезмәт өлеше шактый.
... агроном
Сергей Котов "Кулон" агрофирмасында баш агроном булып 2010 елның языннан бирле эшли. Шушы еллар дәверендә хуҗалык үзенең кырларыннан яхшы уңыш ала һәм агымдагы елда да бөртеклеләрдән яхшы гына уңыш алынган. Сергей авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты булып тора һәм хуҗалыкта бөртекле культураларның яңа перспективалы сортлары белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Бу көннәрдә агрофирмада 2018 ел уңышы өчен орлыклык материал салына һәм өстенлек нәкъ менә авыл хуҗалыгы культураларының районлаштырылган югары уңыш бирә торган сортларына бирелә.
... бухгалтер
"Скоков Н.А." КФХ-да Мария Темникова бухгалтер булып 10 елга якын эшли һәм шушы еллар эчендә исәп-хисап эшенең барлык нечкәлекләренә төшенгән.
- Үз эшемне бик яратам һәм аны намус белән башкарырга тырышам, - дип сөйли Мария.
КФХ башлыгы Николай Скоков та аны грамоталы һәм намуслы, яхшы белгеч ди. "Бездә аның тырышлыгы аркасында хисап һәм отчет бирү эше яхшы бара, - ди ул. Марияне район авыл хуҗалыгы идарәсендә һәм башка бухгалтерларга да үрнәк итеп куялар.
... склад мөдире
"Сөт иле" "Яңа Чишмә" филиалының Акъяр бүлекчәсендә Гүзәлия Садретдинова бөртек, ашлама һәм азыкларның кереме-чыгымы өчен җавап бирә. Әлеге вазыйфада ул 13 ел инде, моңа кадәр шул ук хуҗалыкта 10 ел сыер савучы булып эшләгән.
Ындыр табагында даими рәвештә 5-6 кеше эшли.
Кышын Гүзәлия барлык төр азыкларның (сенаж, силос, печән) чыгымнарын исәпләү эшен алып бара һәм алардан рациональ файдалануны контрольдә тота. Җаваплы һәм намуслы кеше, диләр аның турында агрофирмада.
... шофер
"Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалының Чертуш бүлекчәсеннән Рәмис Минабетдиновның машина йөртүче стажы 30 елга якын. Шуның 27 елын ул туган авылында эшли.
- ЗИЛ да эшләдем, аннары КамАЗ да, - дип сөйли Рәмис. - Соңгы 5 елда менә бу КамАЗ-да. Элеваторга ашлык ташыдым, ә хәзер Нурлаттан ашлама ташыйбыз.
- Эшне төгәл үтәүчән һәм намуслы шофер, йөкләнгән эшне һәрчак сыйфатлы итеп һәм вакытында башкара, - диләр агрофирма җитәкчеләре Рәмис турында.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев