Авыл хуҗалыгы
Казан халкы яңачишмәлеләргә рәхмәт белдергән
627
0
0
Үткән шимбәдә безнең район эшмәкәрләре Казанның Яңа Савин районында ярминкәдә катнашты.
Ярминкәдә Шахмай, Черемухово һәм Акъяр авыл җирлекләре катнашкан. Башкала халкына киң ассортиментта ит, кош-корт түшкәләре (тавыклар, үрдәкләр, казлар), сөт һәм сөт продукцияләре, яшелчә, бал, бәйләгән әйберләр (бияләй, оекбаш һ.б.) тәкъдим ителгән.
25 сәүдә ноктасында 1 млн. 365 мең сумлык продукция сатылган. Киләсе ярминкә - 25 ноябрьдә.
- Пешкән камыр ризыклары белән чәй табыны оештырганнары өчен Казан халкы аеруча зур рәхмәт белдерде, - дип билгеләп үтте район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова. - Чәй табынын Шахмай һәм Акъяр АҖ оештырды һәм казанлылар "рәхмәт сезгә, мондый сый-хөрмәт күрсәтү башка бер районда да юк", диделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев