Реклама
Авыл хуҗалыгы
Күчмә әләмнәр булдырылды
.Уңыш урып-җыю чорына районда 4 күчмә әләм булдырылды: өчесе - комбайнчылар (комбайн маркаларына карап), берсе комбайннардан ындыр табакларына бөртек ташучы шоферлар арасында. Йомгак һәркөн ясалачак. Күчмә әләмнәрне, акчалата премияләрне район башлыгы, район башкарма комитеты җитәкчесе һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы тапшырачак. Урып-җыю эшләре комплексы нәтиҗәләре буенча иң әйбәт эшләүче комбайнчы...
.Уңыш урып-җыю чорына районда 4 күчмә әләм булдырылды: өчесе - комбайнчылар (комбайн маркаларына карап), берсе комбайннардан ындыр табакларына бөртек ташучы шоферлар арасында.
Йомгак һәркөн ясалачак. Күчмә әләмнәрне, акчалата премияләрне район башлыгы, район башкарма комитеты җитәкчесе һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы тапшырачак. Урып-җыю эшләре комплексы нәтиҗәләре буенча иң әйбәт эшләүче комбайнчы җиңел автомобиль белән бүләкләнәчәк
Рәсми: район башлыгы Вячеслав Козлов "Татарстан" а/ф-ның Әдәмсә бүлекчәсеннән Габделхак Сәхәбиевка күчмә әләм һәм акчалата премия тапшыра; Г. Сәхәбиев әләмне комбайн кабинасына беркетеп куя.
24 июльгә район буенча бөртекле культуралар мәйданының 10 процентында игеннәр урып-җыелды, 4035 гектарында көзге һәм сабан культуралары суктырылды.
23 июльдә 108 комбайнның 80-е эш белән мәшгуль иде, 1145 га мәйданда бөртеклеләр урып-җыелды (көнлек норма - 1472 га), үтәлеш 78 процент тәшкил итте.
"Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-тә урып-җыю темплары әйбәт (җитәкчесе Евгений Белоглазов), биредә игеннәр барлык мәйданның 33 процентында, "Вәлиев Ф.Р." - 26%, "Садыйков М.Х." КФХ-да - 18%, "Татарстан" а/ф-да (җитәкчесе Гомәр Сөләйманов) - 15%-да урып җыелган.
Район буенча уртача уңыш гектарыннан 18,2 центнер чыга, иң югары уңыш "Зубов В.С." КФХ-да - 33 ц. Вак фермер хуҗалыкларында урып-җыю эшләре темпы түбәнрәк, "Нурхамәтов З.М.", "Әхмәтвәлиева Г.Г.", "Скоков Н.А." КФХ-да әлегә эш барлык мәйданның 3-4 процентында гына барган.
Урып-җыю эшләре темпын киметергә ярамый, һәр тик торган сәгать уңышны югалтуга китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев