Халыкта терлекләрнең баш саны кими
2019 елның 1 гыйнварына район халкының шәхси хуҗалыкларында 4693 баш МЭТ бар, шул исәптән 1951 сыер, 1953 баш дуңгыз һәм 3891 баш сарык һәм кәҗә.
2018 елның 1 гыйнварына булган күрсәткечләр белән чагыштырганда барлык төр терлекләрнең баш саны кимегән. Мөгезле эре терлек – 700 башка, сыерлар – 82, дуңгызлар – 500, сарыклар һәм кәҗәләр – 1000 башка.
МЭТ баш санының кинәт кимүе Красный Октябрь, Яңа Чишмә, Буревестник һәм Ленино авыл җирлекләрендә күзәтелә. 2017 ел белән чагыштырганда әлеге АҖ ләрдә МЭТ баш саны 38 дән (Красный Октябрьдә) 69 % ка кадәр (Ленино) тәшкил итә. Барлыгы 9 авыл җирлегендә МЭТ нең баш санын киметкәннәр.
Ә менә 4 авыл җирлегендә (Акбүре, Петропавел, Зирекле, Черемухово) МЭТ нең баш саны 2017 ел дәрәҗәсендә, Архангел һәм Шахмай АҖ шәхси хуҗалыкларындагы МЭТ нең баш санын арттыра алганнар.
Сыерларның баш саны барлыгы 1951 баш һәм ул 5 АҖ дә 2017 ел дәрәҗәсендә, ике АҖ дә (Зирекле һәм Петропавел) баш санын арттыруга ирешкәннәр, калган 8 җирлектә сыерларның баш саны кимегән. Волчья Бистәсендә нибары 15, Акбүредә – 29, Красный Октябрьдә 48 баш сыер калган.
11 авыл җирлегендә дуңгыз асрыйлар, ул 1953 баш тәшкил итә. Красный Октябрь һәм Екатерина Бистәсендә (50 % ка), Яңа Чишмә һәм Әдәмсәдә – өчтән бер өлешкә, Ленино һәм Зирекле АҖ дә – 25-28% ка баш санын киметкәннәр. Архангел, Петропавел АҖ дә дуңгызларның баш саны 2017 ел дәрәҗәсендә, ә Волчья Бистәсендә бераз үсеш күзәтелә (2018 елның 1 гыйнварына 105 баш булган, 2019 елның 1 гыйнварына – 123 баш).
Халыкның шәхси хуҗалыкларында сарыклар һәм кәҗәләр саны мең башка кимегән (4921 дән 3891 баш калган). Красный Октябрьдә 65 % ка, Зирекле, Әдәмсә, Тубылгытау һәм Черемухово авыл җирлекләрендә 30-35 % ка кимегән. Акъяр, Шахмай, Ленино, Чабаксар АҖ-дә баш санын бераз киметкәннәр, ә 4 АҖ-дә (Архангел, Акбүре, Буревестник һәм Петропавел) сарыкларның һәм кәҗәләрнең баш саны арту күзәтелә.
Бу көннәрдә үтә торган гражданнар җыеннарында әлеге мәсьәләләр конкрет тикшерелә, терлекләрнең баш саны кимүенең сәбәпләре ачыклана, халыкның хезмәт активлыгын һәм терлекләрнең баш санын арттыру буенча өстәмә ярдәм чаралары кабул ителә.
Гаилә фермалары төзергә, таналар сатып алырга теләүче эш башлаучы фермерларга ярдәм итү буенча республика программалары агымдагы елда бик тә актуаль һәм нәтиҗәле булырга мөмкин. Монда ярдәм итү өчен бик саллы сумма бирү каралган (2018 елдагыдан 2 тапкырга күбрәк). Шулай булгач, районыбыздагы эшлекле кешеләргә мөрәҗәгать итәбез: әлеге программалар белән район авыл хуҗалыгы идарәсендә танышыгыз һәм авыл бизнесы белән шөгыльләнү өчен бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.
Азат МУСИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев