хәерле сәгатьтә, игенчеләр!
Район игенчеләре өчен җаваплы чор җитте – язгы кыр эшләре башлана. 2019 ел уңышының язмышы авыл хуҗалыгы оешмаларының аны ничек башкарып чыгуларына бәйле.
Язгы кыр эшләре барышында 49 мең гектарга якын мәйданда дым каплатасы бар, шуның өчен тәүлеклек җитештерүчәнлеге 8 мең гектардан артык 118 тырмалау агрегаты хәзерләнгән.
Шулай ук 17700 гектар мәйданда уҗымнарны (шул исәптә 11670 га – көзге бодай һәм 6 мең гектардан артык – арыш) һәм 14 мең гектарга якын мәйданда күпьеллык үләннәрне тукландырып һәм тырмалап чыгасы бар.
Агымдагы елда барлык чәчеләсе мәйдан 48 мең гектардан артык тәшкил итәчәк. Шул исәптә сабан культуралары 27 мең гектар мәйданны билиячәк. Сабан бодае 8970 га, арпа – 13890, солы – 2880, борчак – 400, вика – 180, бөртеккә кукуруз 740 гектар чәчелергә тиеш.
Берьеллык үләннәр 6800, силоска чәчеләсе кукуруз 4360 га мәйдан билиячәк. Күпьеллык үлән мәйданнары да яңартылачак – аларны 2 мең гектарга якын мәйданда чәчү планлаштырыла.
Агымдагы елда районда югары маржиналь (табышлы) техник культуралар үстереләчәк. Бөртеккә көнбагыш 2500 гектар мәйдан билиячәк, рапс – 2860, шикәр чөгендере – 700, горчица 1850 гектар мәйданда чәчеләчәк.
Быел 9 мең гектардан артык чәчү җирен чиста парга калдырырга планлаштырыла.
Чәчүдә 181 чәчкеч һәм тәүлеклек җитештерүчәнлеге 4900 гектарга якын булган югары җитештерүчәнлекле 18 чәчү комплексы эшләячәк. Культивацияләү өчен тәүлегенә 4900 гектардан артык җитештерүчәнлекле 88 культиватор хәзерләнгән.
Чәчүдә барлыгы 240 трактор эшләячәк, аларның барысы да кадрлар белән комплектланган, хезмәт күрсәтүче башка персонал да сайланган (чәчү, орлыкларны агулау, ашханәләрдә эшләү өчен һ.б.). Бу көннәрдә алар РҮХ-дә медицина каравы һәм гигиена укулары үтәләр.
Эш планы буенча тырмалау һәм культивацияләү эшләре яхшы һава шартлары булганда һәм барлык агрегатлар да ватылуларсыз эшләгәндә бер атнада, ә чәчү 10 - 12 көндә башкарылырга тиеш.
Минераль ашламалар запасы (чәчү башларында) 4900 тонна тәшкил итә. Югары уңыш алу өчен тәэсир итүче матдә исәбеннән гектарына кимендә 40-50 кг ашлама кертергә кирәк, ә бездә әлегә – 27,3 кг гына, бу җитәрлек түгел.
Район кырларына беренчеләрдән булып “Агро-Основа“ ҖЧҖдән “Роса“ агрегаты чыккан, ул көзге игеннәрне һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландырачак. 16 апрельгә агрофирмада көзге игеннәр һәм күпьеллык үләннәр 1000 гектардан артык мәйданда тукландырылган. Шулай ук “Аксу-Агро” ҖЧҖ механизаторлары да кырга чыккан, алар күпьеллык үләннәрне (500 гектардан артык) һәм көзге игеннәрне тукландыралар, “Козлова М.И.” КФХ да һәм “Закрома” ҖЧҖ дә туңга сөрелгән җирләрне тырмалый башлаганнар, “Архангельское” һәм “Скоков Н.А.” КФХ да күпьеллык үләннәрне тырмалыйлар.
Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлар буенча 16 апрельгә көзге культуралар 2600 гектар һәм күпьеллык үләннәр 1000 гектар мәйданда тукландырылган, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эше 2300 гектарда, ә күпьеллык үләннәрне тырмалау 1200 гектарда башкарылган.
Азат МУСИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев