Хәерле юл, игенчеләр!
Игенчеләр өчен иң җаваплы чор - урак өсте җитте. Агымдагы елда бөртеклеләрдән ярыйсы гына уңыш үстерелгән - кайбер хуҗалыкларда биологик уңдырышлылык гектарыннан 25-30 центнер тәшкил итә. Һәм менә боларның барысын да югалтуларсыз җыештырып алырга кирәк.
Район буенча барлыгы 45 мең гектарга якын бөртекле культуралар җыеп аласы бар. Шул исәптә 3900 гектар арыш, 11 мең гектар көзге бодай, 12 мең га- сабан бодае, 12,8 мең га - арпа, 2400 - солы, 500 - карабодай, 600 - борчак һәм 1100 гектар бөртеккә кукуруз. Әле тагын 6600 гектар мәйданда техник культуралар да бар, алар арасында рапс - 2350, көнбагыш - 3600 һәм шепкән - 600 гектарда.
Комбайннарның техник яктан әзерлеге начар түгел, алар бар да кадрлар белән тәэмин ителгән. Урып-җыю чорында комбайннарның герметиклыгына аеруча игътибар итү сорала, аларны янгынга каршы саклау чаралары (ут сүндергечләр, комлы әрҗәләр һ.б.) белән җиһазландыру да кирәк. Бу урып-җыю чорында бәла-каза булмасын өчен эшләнә.
Хәзер игенчеләр өчен иң киеренке чор һәм кыска срокларда бөртеклеләрне җыеп алу өчен барлык комбайннарны да эшкә җигәргә кирәк. Белгечләр мәгълүматлары буенча, урдырылмаган бөртеклеләр көн саен 3 % ка чаклы дым югалта һәм, югалтуларны булдырмас өчен, аларны оптималь срокларда җыештырып алырга кирәк.
Быелгысы елда эссе һәм явып узган яңгырлар аркасында кайбер кырларда чүп үләннәре һәм коелган орлыктан яңа үсеп чыккан үсентеләр күп. Шуңа да мәйданнарның байтак өлешен аерым юл белән урып-җыярга туры киләчәк, теземнәргә чабып салу өчен ургычлар әзер булырга тиеш.
Район хуҗалыкларында 92 комбайн бар, ә барлык җыеп алынасы мәйдан - 45 мең гектар һәм бу бик зур мәйдан. Район буенча бер комбайнга булган йөкләнеш – 600 гектардан артык, ә “Кулон“ а/ф-да ул 1200 гектардан артык, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов . - Шуңа да игенчеләргә һәр аяз көн һәм сәгатьтән файдаланып, игеннәрне оптималь срокларда җыеп алырга кирәк. Кайбер хуҗалыкларда ындыр табакларын, үлчәү хуҗалыгын, киптерү һәм сортларга аеру агрегатларын әзерләү буенча ахыргача хәл ителмәгән мәсьәләләр бар - аларны да яңа уңыш кабул итүгә тулысынча әзерләргә кирәк.
P.S. “Козлова М.И.“ КФХ, “Аксу-Агро“ ҖЧҖ үз комбайннарын беренчеләрдән булып кырга чыгардылар. Бүген комбайннар барлык хуҗалык кырларында да эшли.“Козлова М.И.“ КФХ-да комбайнчы Евгений Петровичев орлыкка дип чәчелгән көзге бодай кырын суктыруны төгәлләгән. “Россельхозцентр“ район филиалы җитәкчесе Рәфис Зиниятуллин сөйләп үткәнчә, бөртекләр өлгергән, башаклар тулы - уңыш гектарыннан 30 центнердан да ким булмаячак.
Азат МУСИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев