Хуҗалык терлекләрне кышлатуга әзерләнә
Мөгезле эре терлекләрне кышкы абзарда тоту вакыты якынлаша. Гадәттә, бу вакыт беренче кар ява башлагач була. Менә шул чакта механизаторларга бераз ял итеп алыр чак җитә, ә терлекчеләр өчен кызу вакыт башланачак.
Әлегә кышка терлек азыгы әзерләү буенча барлык кыр эшләрен төгәлләү өчен санаулы көннәр калды.
25 сентябрь. «Вәлиев Ф.Р.» крестьян-фермер хуҗалыгында, һава торышы начар булуга карамастан (бераз карлы яңгыр), кукуруз басуында «Полесье» комбайны эшли, бу культураны урып-җыюны төгәлләп килә. КамАЗда яшел массаны силос базына ташыйлар.
Механизатор Анатолий Ушаков һәм шофер Александр Степанов (рәсемдә)басуда 3 көнлек эш калуын белдерделәр.
КФХ башлыгы Фәргать Вәлиев сүзләренә караганда, Анатолий һәм Александр, шулай ук силос чокырында төеп тыгызлаучы Виктор Патренкин бу көннәрдә бу эшне башкарып чыга алачак. Ул чакта терлекләрне уңышлы кышлату тәэмин ителгән, дип кыю итеп әйтергә мөмкин булачак.
Ә хуҗалыкта 300 баш мөгезле эре терлек өчен 750 тонна печән, 1000 тонна сенаж һәм 1800 тоннага якын силос салынган. Хуҗалык районда беренчеләрдән булып бөртеклеләрне урып - җыюны төгәлләде, уңыш арыштан - 18 ц/га, бодай-19ц/га чыккан, 40 га кукуруз суктырылган. Бөртек күптән түгел сатып алынган изгеч аппараты аша эшкәртүгә җибәрелә. Бу очсыз түгел, тик ул шуңа тора: кукурузның изелгән бөртеген терлекләр яратып ашый, рационның туклыклы кыйммәтен арттырып, яхшырак үзләштерелә.
Кышлатуның әйбәт баруы-әзерләнгән азыкның саны һәм сыйфаты гына түгел. Фермаларның ничек әзерләнүе, терлекләрне кем һәм ничек караячагы да мөһим. Терлекчеләр эшенә күп нәрсә бәйле: күпме сыер сөт бирүе дә һәм шуның белән бергә хуҗалык күпме акча эшләве дә.
Ә «Вәлиев Ф.Р.» крестьян-фермер хуҗалыгында быел федераль программа буенча ферма ныклап төзекләндерелгән. Хуҗалык барлык программаларда да диярлек катнаша, шуның нәтиҗәсендә терлекчеләргә эшне җиңеләйтү өчен шактый эш башкарылган. Биредә эшчеләр өчен уңайлылык турында да кайгырталар, сыерларга да кашыну (тарау) өчен швед җиһазы сатып алганнар. Җәйге лагерьда урнаштырылган әлеге щетка-тарагыч янына сыерлар чират тора.
«Кашынган» сыерлардан савым артамы, дигән сорауга, хуҗалык башлыгы шаяртып: «Әлегә сөт артуны сизмибез, сыерларга да бераз хозурлану кирәк бит», - диде.
Бу хуҗалыкның барлык хезмәтчәннәренә - сыер савучыларга, терлекчеләргә, бозау караучыларга, механизаторларга, җитәкчеләргә, аларның һәркайсының эш көнен иртә таңнан башлап, кичкә кадәр җиренә җиткереп эшләгәннәре өчен, тиешле бәяне бирергә кирәк. Планлаштырылган барлык эшләр дә вакытында башкарыла: 150 га уҗым бодае һәм арыш чәчелгән, 100% салам җыештырылган, 100% туңга сөрелгән. Барлык эшләрне дә диярлек 11 кешедән торган коллектив башкара. Туңга сөрү өчен генә Виталий Попков бригадасын чакыралар. КФХ башлыгы аларга иртә һәм сыйфатлы хезмәтләре өчен бик рәхмәтле.
Бүген хуҗалык көн саен дәүләткә 1342 литр сөт сата. Сыер савучылар Наталья Воробьева, Людмила Демидова һәм Вера Маслова көйле эшлиләр.
Механикалаштырылган эшләрне Самат Вәлиуллин оештыра, 17 ел бухгалтерлык исәбен Светлана Холина алып бара.
Эшчеләр айга ике тапкыр хезмәт хакы алалар, урак вакытында төшке һәм кичке ашлар оештырылган, пайчылар белән әлегә 90% исәп-хисап ясалган, ашлык бирү дәвам итә.
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев