Көн кадагында торган мәсьәлә: сөтне бракка чыгару һәм кире кайтару
28 июньдә авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган сөт җыючылар киңәшмәсендә 2019 елның 5 аенда халыкның хезмәт активлыгына йомгак ясадылар.
Докладчы, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова сөтне эшкәртүгә тапшыру һәм башка төр сатулар үсеше буенча кимү тенденциясе саклануын билгеләп үтте. 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда башка төр сату 4,5 тоннага (барлыгы 352 тонна) арткан, эшкәртү өчен тапшыру 63,8 тоннага (барлыгы 1709 тонна) кимегән. Бүгенге көндә иң мөһим мәсьәлә - сөт эшкәртүче предприятиеләр яки сатып алучылар тарафыннан сөттә соматик күзәнәкләр һәм антибиотиклар табылу сәбәпле сөтне кире кайтару.
Апрель аенда шул сәбәпле 2610 литр яраксыз сөт кире кайтарылган: сөт җыючы Н.А. Таротина тарафыннан Зирекле авылында 600 л, ИП Н.А. Киселева тарафыннан Екатерина Бистәсендә 239 л һәм Черемухово Бистәсендә 771 л, ИП Р.Р. Ситдыйков тарафыннан 1000 л җыелган булган. Май аенда 3900 л. сөтне кире кайтарганнар: 1700 л Тубылгы Тау авылында «Ре-Аз» ҖЧҖ һәм 2200 л Әдәмсә һәм Архангел Бистәсендә Н.А. Таротина тарафыннан җыелган. Шушы көннәрдә генә Архангел Бистәсендә ШЯХдан җыелган 2 тонна сөтне ИП Таротинага кире кайтарганнар. Май аенда Чертуш авылында ИП Ситдыйков тарафыннан җыелган 7 тоннага якын сөтне, соматик күзәнәкләр булу сәбәпле, 2 сорт белән кабул иткәннәр, Чаллы Башында да шул ук хәл - 2 сорт белән 12 сумнан. Май аенда барлыгы 32 тоннага якын сөт кире кайтарылган яки икенче сорт белән кабул ителгән.
1 июльдән сөт кабул итүгә аерым таләпләр куелгач, хәлләр тагын да кискенләшәчәк. Шуңа күрә проба алу мөһим, югыйсә 1-2 намуссыз хуҗалык аркасында бөтен авыл яки хәтта берничә авыл зыян күрәчәк. Майлылыгы түгел, ә соматик күзәнәкләр һәм антибиотиклар булмау - бүген сөт сыйфатының төп критерие, дип билгеләп үтте Надежда Ивановна һәм халыкны үзләрен дә, башкаларны да уңайсыз хәлдә калдырмаска чакырды: – Сыерыңа укол ясаткансың, аның бер чиләк сөтен чыгаргансың икән, бу хакта кисәт, бу гомуми массада чагылыш тапмыймы дип сора. Чөнки сыерга инъекция ясалган икән, хәтта 3 литр сөт тә бер тонна сөтне юкка чыгара ала.
Бу вәзгыятьтә барысы да оттыра: яхшы сөт тапшыручылар да һәм бик үк яхшыны тапшырмаучылар да. Кирәкмәгән күрсәткечләрне ачыклау өчен сөт пробалары хәзер лабораториядә даими тикшерелеп торачак. Сөт тапшыручылар игътибарына, сөттә шикле күзәнәкләрнең зур микъдары бозаулаганнан соң беренче көннәрдә, ташлатыр алдыннан, шелтер килгәндә, карт савым сыерлардан һәм сыерлар авыраган чорда күзәтелә (мастит һәм терлек организмында башка үзгәрешләр).
ИПлар белән исәп-хисап ясаганда 2019 елның гыйнвар-май айларында бер литр өчен уртача бәя 19,90 сум тәшкил иткән (2018 елга карата ул 3 сумга диярлек арткан), май аенда-19,36 сум, май аенда халык белән – 18,45 сум. Докладчы И. И. Михайлов ИПда халык белән исәп-хисапның иң түбән бәясен (16,90 сум) атады, иң югарысы – «Алтын» ҖЧҖдә - 22 сум.
Мини-ферма төзергә теләгән 22 кешенең 15е үз исәп-хисапларын һәм документларын тәкъдим итте. Акча җирле бюджеттан күчерелгән - 675 мең сум. Төзелеш акрын бара, стеналар корыр вакыт, әлегә фундаментлар гына салына, дип билгеләп үтте докладчы.
- Таналар буенча субсидия алырга теләүчеләр аз, - диде ул. - 33 шәхси ярдәмче хуҗалыкның сатып алу теләге бар иде, 5 баш сатып алынды һәм өчесе генә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына субсидия алуга документлар тәкъдим итте. Калганнарында сатып алынган, әмма аларда тынлык.
Докладчы яшь терлек сатып алуга анализ ясады: дуңгызлар (узган ел дәрәҗәсендә) – 609, сарыклар сатып алынмаган диярлек, бройлер кош - кортлары-100 башка кимрәк, күркәләр 200 башка күбрәк, тавыклар һәм казлар да узган елдагыдан бераз күбрәк сатып алынган. Ул билгеләп үткәнчә, яшь кош-кортларны субсидияләүгә документлар җыю 5 июльгә кадәр озайтылган.
Сыерлар һәм кәҗәләрне тоту, таналар сатып алу, мини-фермалар төзү өчен чыгымнарны кайтару буенча республикадан субсидияләр әлегә тоткарлана, әмма июль аенда, бәлки, алга китеш булыр. ШЯХ кредитлары буенча процент ставкаларының 303 мең сумын түләү халык счетларына күчереләчәк. Сабантуйда 15 ШЯХ га сөт саву аппаратлары тапшырылды. Августта халык үзе сатып алган һәм җирле бюджет акчаларыннан тагын 12-15 сөт саву аппараты сатып алуга халык чыгымнарын каплау мәсьәләсе уңай хәл ителәчәк.
Петропавел җирлегендә яшәүчеләрнең хезмәт активлыгы һәм казанышлары нинди булуы турында аның башлыгы Дмитрий Никитин сөйләде. Терлек чалу пунктлары эше, лейкозны профилактикалау чаралары, ШЯХларда терлекләргә ветеринария хезмәте күрсәтү турында районның ветеринария берләшмәсе начальнигы Олег Мандрейкин сөйләде.
Ольга ИВАНОВА.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев