Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Көн тәртибендә – салымнар җыю

Авыл җирлекләре башлыклары, район Советы һәм башкарма комитетының структур бүлекчәләре, оешма җитәкчеләре катнашында финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча үткән чираттагы киңәшмәдә сүз салым җыю турында барды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Мәгълүм булганча, 2016 елның 1 декабренә чаклы илебезнең барлык гражданнары, шул исәптән яңачишмәлеләр дә, мөлкәт һәм җир салымнарын түләргә тиешләр. Тик барлык авыл җирлекләрендә дә салымнар тулысынча җыелып (түләнеп) бетмәгән, бу исә район бюджетыннан АҖ-нә бирелгән дотация күләмендә дә чагылыш таба - салымны аз җыйган АҖ-дә ул азрак. Физик шәхесләрдән мөлкәт салымы җыю буенча (2016 елның 15 ноябренә) Шахмай АҖ (88%), Зирекле ( 83%), Акъяр АҖ (76%) яхшы эшләгән, физик шәхесләрдән иң күп җир салымы Акъярда (134%), Архангел Бистәсендә (147%), Шахмайда (88%), Акбүредә (80%), Зирекледә (78%) җыелган. НДФЛ буенча планны 7 авыл җирлеге генә үтәгән. Район башлыгы, АҖ-дә салым җыю сүлпән бара, шунлыктан өйборынча йөреп чыгарга, бигрәк тә артта калган АҖ-дә һәм бу эшне һәрдаим контрольдә тотарга кирәк, дип билгеләп үтте. 10 көн вакыт калды, недоимкалар булмасын өчен калган вакыт эчендә нык тырышырга кирәк, диде ул.
10 айда районның берләштерелгән бюджетының үз керемнәр җыемы еллык планга карата (үзара салым акчаларын исәпләмичә) 94%ка үтәлгән. Авыл җирлекләре бюджеты 98%ка үтәлгән, 15 авыл җирлегенең 13-е үз керемнәр җыю планын үтәгән. Ике АҖ җирләрен арендага алган кайбер эре авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр җир салымнарын түләмәгәнгә планны үти алмаган.
Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Людмила Завалишина шул хакта һәм бюджетның үтәлеше буенча башка саннар турында мәгълүмат бирде.
"Энергосбыт"ның район бүлеге начальнигы Михаил Шешолин 2016 елның 10 аенда авыл җирлекләрендә һәм бюджет учреждениеләрендә электр энергиясен куллануга (бәрәкәтле тотуга) анализ ясады. Һәр учреждение һәм авыл җирлекләренә кагылышлы саннар яңгырады. Өч АҖ-дә электр энергиясен быел күбрәк кулланганнар, өчесендә аз гына артык кулланылса, 7 АҖ-дә аны бик бәрәкәтле (экономияле) тотканнар. Бюджет учреждениеләре буенча тулаем артык чыгым 1,43%, район буенча бу сан 0,43%ка тигез. Вячеслав Козлов авыл җирлекләренә ешрак анализ ясап, энергияне исәпләп торырга киңәш итте һәм авыл җирлегенә электр энергиясен кайда ничек куллануга (урам яктырту, су бирүгә тоту) тәфсилле расшифровка хәзерләргә кушты.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Наталья Попкова күчемсез милек һәм җир участокларын рәсмиләштерү, республика бюджетыннан муниципаль милеккә тапшырылган мөлкәтне исәптән чыгару, җир участокларын сату, биналар арендалаган өчен түләү турында мәгълүматлар белән чыгыш ясады. Отчет чорында 17 берәмлек муниципаль милек исәптән чыгарылган. Белем бирү учреждениеләрендә иске мебель һәм җиһазлар бик күп, аларны закон тәртибендә тизрәк исәптән чыгарырга кирәк, дип белдерде Вячеслав Козлов.
Ул шулай ук АҖ башлыкларына вафат булган гражданнарның җир участокларын теркәү эшен игътибарсыз калдырмаска боерды. Бүгенгесе көндә 158 участокның 49-ы рәсмиләштерелгән, калган 109- ысының 43-е мирас итеп рәсмиләштерү стадиясендә. Торакны рәсмиләштерү буенча 16 ноябрьгә муниципаль торак фондына караган торакның 11%-ы хосусыйлаштырылмаган. Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов АҖ үсешенең "юл картасын" тормышка ашыру турында сөйләде. Анда билгеләнгән 40 пунктның 19-сы тулысынча үтәлгән, араларыннан үзара салым (100%) һәм салым җыю буенча эш үтәлгән, тагын 6 пунктта билгеләнгән эшләр яңа елга үтәлергә тиеш.
Ул сыерларның баш саны, ясалма орлыкландыру, атларның баш саны, эшче урыннар булдыру һәм ИЭ (гаилә фермалары) эшчәнлеген оештыруга кагылган бурычларның әле үтәлеп бетмәвен яшермәде,ШЯХ хуҗалары белән эшләүләрен билгеләп үтте.
Моннан тыш, киңәшмәдә документларның кәгазь һәм электрон әйләнешенә кагылган, үзара салым җыю, гражданнарның район Советына һәм башкарма комитетына шәхси мәсьәләләре буенча язмача һәм телдән мөрәжәгатьләренә (2016 елда алар 966 булган) кагылышлы һәм башка мөһим мәсьәләләр тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев