Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Колледжда лаеклы алмаш үсә

Уку практикасы кысаларында “Тракторчы-машинист“ һөнәре  буенча Алексеевск аграр колледжының район филиалында укучы 58 студент чәчү кампаниясендә (2018) катнаша.

 10 студент “Өйрәнү хуҗалыгы“ ҖЧҖ-дә, калганнары – районның төрле авыл хуҗалыгы субъектлары кырларында практика уза. Алар җирне (туфракны) чәчүгә әзерләү өчен чәчәр алдыннан культивация ясау, бөртеклеләр һәм башка культуралар чәчү, тырмалау кебек эшләрдә катнашкан, хәзер актив төстә чәчүлекләрне тыгызлау эше алып барыла. Мисал өчен, “Кулон“ агрофирмасында 5 студент эшли, өстәвенә аларның дүртесе – беренче курс укучылары, өлкән курсларда укучы 10 студент - “Агро-Основа“ да, алтысы - “Козлова М.И.“ КФХ да һ.б.
Без хуҗалыкларның берсендә булдык, колледж директоры Фоат Кәбиров сүзләре буенча, нәкъ менә шул хуҗалыктан җитәкчелектән анда эшләүче егетләр адресына иң күп рәхмәт сүзләре килә икән.
Хуҗалык белән идарә итүче Сергей Баранов безне ачык йөз белән каршы алды, аның яшь хезмәтчәннәрне бик тә билгеләп үтәсе килә. Беренчеләрдән булып без Иван Насейкинны очраттык, ул чәчүче, эш төгәлләнгәч, пөхтә генә чәчкечне калган орлыклардан чистарта иде.
- Бик тә җаваплы һәм намуслы егет, - диде аның турында Сергей Михайлович, - Иван бар эшкә дә атлыгып тора, нинди генә мәсьәлә булмасын, ул битараф калмый, асылына төшенергә, җентекләп өйрәнергә ярата. Беренче курс укучысы Владимир Фокеев та чәчкечләрдә җаваплылык тоеп эшләде, ә чәчүгә кадәр  ул двигательләрне сүтүдә катнашты, бик актив, тиз төшенүчән.
Шул арада МТЗ тракторларында Анатолий Наумов белән  Владислав Левин да килеп җиттеләр, безнең сөйләшү  алар хакында дәвам итте.
- Алар практиканың беренче көненнән үк шушы техникада эшли, ә бу ике айга якын дигән сүз. Җитди һәм эшне төгәл үтәүчән егетләр. Техниканы биш бармаклары кебек беләләр, төрле авыл хуҗалыгы агрегатлары белән эшләделәр, төрле чәчү эшләрен башкардылар. Алар эше буенча беркайчан да кимчелекләр  булмады, алар – әзер механизаторлар, - Сергей Баранов..
Өлкән һәм тәҗрибәле кешеләрнең яхшы сүзләре алда да нәтиҗәле эшләүгә стимул бирә. Әле тагын, эшкә түләү дә яхшыдыр, мөгаен, бусы да бик мөһим.
- Егетләр, куйган хезмәтегез өчен күпме акча алачагыгызны беләсездер инде?
- Әйе, беренче хезмәт хакын алдык инде без.
- Түләүгә карата дәгъвагыз юкмы?
- Юк. Барысы да яхшы. Без канәгать.
Хуҗалык идарәчесе хуҗалыкта практика үтүче-эшләүче егетләрнең берәрсен Сабантуй бәйрәмендә бүләкләнүчеләр исемлегенә кертергә вәгъдә итте. Колледж директоры исә, әлеге егетләр, хуҗалыклардагы эшләрдә аерылып торучы башка егетләр кебек үк, уку  йорты тарафыннан да бүләкләнәчәкләр, диде. Ә мондый студентлар байтак: “Кулон“ а/ф-да эшләүче Виктор Парфенов (1 курста), “Архангельское“ КФХ-да - Хафиз Хәсәнов (2 курс), “Нурхамәтов З.М.“ КФХ-да Максим Зарубин һәм Алексей Курбатов үзләрен яхшы хезмәткәрләр итеп күрсәткәннәр.
Колледжның һәр студенты язгы чәчү эшләре кампаниясенә үз өлешен керткән, 20 студент өчен бу соңгы практика булган һәм алар зур тормышка дипломлы һәм техниканы яхшы белүче профессионаллар булып аяк басачаклар. Ә аларның мастерлары һәм укытучылары аларга алмашка мәктәп тәмамлаучы укучыларны көтеп кала, алар өчен аграр колледж ишекләре һәрчак ачык.
Лариса Федорова
А. Наумов, В.Левин, И.Насейкин. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев