Реклама
Авыл хуҗалыгы
Мини-фермага субсидияләр аларны төзергә теләүчеләрне көтә
Халыкның хезмәт активлыгы буенча үткән чираттагы киңәшмәдә 2018 елга һәм 2019 ел гыйнварына йомгак ясалды.
- Ел буенча хәлләр торышы каршылыклы, - дип раслады докладчы, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова. – ШЯХ-лардагы продукция тулаем продукциянең гомуми күләмендә 446 млн. сум тәшкил итте, шул исәптә сөт 94,273 млн. сумлык (35 %), 2017 елда 48 % иде. Процентларның кимүенә сыерларның баш саны һәм аеруча сөткә бәяләрнең кимүе йогынты ясады. Еллык нәтиҗәләр начар түгел – нигездә сөт һәм башка төр продукцияләр сатудан 72 млн. сумга күбрәк булды.
Хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме ел буена 11 млн. сум тирәсе алынган, шуның 427 мең сумы – җирле бюджет хисабына (башмак таналар һәм сөт саву аппаратлары сатып алуга субсидияләр бирү). Иң күбе – 3,3 млн. сумы Шахмай АҖ тарафыннан алынган. Уртача бер хуҗалыкка район буенча 2260 сум субсидия алынган, АҖ-ләр арасында лидерлар да бар: 1 хуҗалыкка 6-8 мең сумнан башлап һәм 2-3 артта калучылар – 450-950 сум.
2018 елда 19 башмак тана сатып алуга 375 мең сум алынган, 8 ШЯХ мини-ферма төзүгә 1 млн. 360 сум субсидия алган.
- Киләчәктә төзелешкә этәргеч бирүче эш алып барырга кирәк, өстәвенә 2019 елдан субсидияләр күләме арттырылган, - дип билгеләп үтте Надежда Попкова.
ШЯХ ны алып бару өчен халык тарафыннан 12185,8 тонна печән (2017 елга карата 1888,2 тонна азрак), 992 тонна салам (минус 277 тонна) әзерләнгән, якынча шул кадәрле үк үз акчаларына сатып алынган. Пай җирләре өчен 17046 мең сумлык 2782 тонна бөртек алынган, аренда түләве 682 сум тәшкил иткән (ТР буенча уртача 710 сум).
2018 елда 20 ярминкә үткәрелгән, анда 12,5 млн. сумлык продукция сатылган, шуның 8,3 млн. сумы – Казанда. Ярминкәләрдә сәүдә итүдә ШЯХ продукциясенең өлеше – 53%. ШЯХ не үстерү буенча муниципаль программаны үтәүдә МЭТ һәм сыерлар саны тиешле процентка җитмәгән (25 % урынына 23 % кына). МЭТ, сыерлар, атлар һәм башка терлекләрнең еллык артымы планлаштырылганнан 2 % ка кимрәк тәшкил иткән. Сыерларны ясалма орлыкландыру 4 % ка арттырып үтәлгән (54%), товар продукциясенең үсеше – 4,7 % ка.
2018 елда сату 10 % ка (624,3 тоннага) кимегән. Башка сатулар кимегән күк (183,1 тоннага), эшкәртүгә тапшыру да кимегән (441,2 тонна). Бер баш сыердан сатылган сөт уртача 2822 литр тәшкил итә, АҖ ләр буенча әлеге күрсәткечтә аерма 1656 литрдан 3984 литрга чаклы.
2019 ел башына ШЯХ дагы барлык төр терлекләр саны 2018 елның гыйнварына карата шактый кимегән: МЭТ – 708 башка, сыерлар – 82, дуңгызлар – 514, сарык һәм кәҗәләр – 1030 башка. Тик гыйнвар аенда сөт сату 2018 елның шул ук чорына карата 7,88 тоннага арткан (4,66 %) – барлыгы 340 тонна. Әмма эшкәртүгә 3,2 тоннага азрак тапшырылган, башка сатулар – 7,7 тоннага күбрәк. Сөт өчен уртача исәп-хисап бәясе 20,49 сум тәшкил итә, халык белән – 19,43.
Бүгенгесе көндә мини-фермалар төзелеше программасында катнашырга теләк белдерүчеләр – 8 авыл җирлегеннән 18 ШЯХ, башмак таналар сатып алырга теләүчеләр – 24. Субсидия алу өчен билгеле бер документлар төргәген җыярга кирәк. АҖ башлыклары һәм секретарьләре өчен әлеге темага карата семинар – уку оештырылган. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов нинди документлар кирәк булуы, аларны ничек итеп рәсмиләштерү, бирү сроклары, 2019 елда субсидия бирүдәге яңалыклар һ.б. турында сөйләде, бирелгән сорауларга җаваплар бирде.
Хәзер авыл халкына район авыл хуҗалыгы идарәсенә килеп йөрү кирәкми: алар үз авыл җирлекләре башкарма комитетларына мөрәҗәгать итәргә тиеш, аларга анда барысы турында да тәфсилләп сөйләячәкләр, субсидия алу өчен документлар төргәген әзерләргә ярдәм итәчәкләр.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев