Мини - фермалар ничек тулылана
Сөт бирүче терлекләрне асрау өчен мини-фермалар булдыру программасы 2015 елдан эшли башлаган иде. Бу вакыт эчендә 2023 елның 1 гыйнварына кадәр әлеге программада 49 шәхси ярдәмче хуҗалык катнашкан.
Әлеге мини-фермалар барлыгы 13,2 млн. сум субсидия алганннар, шул исәптән 1,1 млн. сумы - җирле бюджеттан.
Программа тәмамлану вакытына 49 мини-фермада йөкләмәләр буенча 430 баш сыер булырга тиеш, 2023 елның 1 гыйнварына 458 сыер булган.
5 ел үткәннән соң (программаның срогы) 24 мини-ферма ябылган, ел башына 25 ферма калган. Программага кергәндә аларның 89 сыеры булган, ә 5 елны исәпкә алып, 207 сыер булырга тиеш. Фактта сыерлар саны 267 баш тәшкил итә (план - заданиегә карата 129 %).
25 мини-ферманың 24е үз йөкләмәләрен үти, шуларның 12се сыерлар санын шактый арттырган.
Кызганычка каршы, 2019 елда программага кергән һәм 400 мең сум алган бер мини-фермада (Чуаш Чабаксарыннан Евгений Якимкин) 2022 елның 1 гыйнварына бер генә сыер да юк, гәрчә 9 баштан да ким булмаска тиеш булса да. Шартлар бозылган очракта алынган субсидия кире кайтарылырга яки фермер терлек санын йөкләмәләр нигезендә арттырырга тиеш.
Дәүләт авыл хуҗалыгы бизнесын үстерүгә акча бирә. Авыл эшмәкәрләре шушы ярдәм нигезендә алга таба да үсеш алырга тиеш кебек. Кызганычка каршы, биш елдан соң күбесе ябыла. Дәүләт акчаларын бушка тараталар да да бетте, дигәндәй.
- Хакимият органнарына, аерым алганда, район башлыгы урынбасары Надежда Попковага, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомоловка һәм авыл җирлекләре башлыкларына грантлар алуга кандидатлар сайлаганда, аларның һәрберсенә дә конкретрак якын килергә, булдыклы кешеләрне җентекләбрәк сайларга һәм аңлату эшләрен яхшырак алып барырга кирәк, - дип билгеләп үтте район башлыгы Вячеслав Козлов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев