Мини-фермалар төзү-контрольдә
Бу көннәрдә район башлыгы урынбасары Надежда Попкова җитәкчелегендәге район комиссиясе муниципаль программа буенча сыерлар асрау өчен төзелә торган мини-фермаларда булып кайтты.
Барлык авыл эшмәкәрләре дә район субсидияләрен бер үк вакытта алган, әмма төзелешкә караш, кызганычка каршы, төрле.
Архангел Бистәсеннән Михаил Рукавишниковның шәхси ярдәмче хуҗалыгында бина сыерларны асрауга әзер диярлек, барысы да хуҗаларча һәм уйлап эшләнгән (документлар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына республика субсидиясен алу өчен җибәрелгән). Черемухово Бистәсеннән Сергей Малолетков шәхси ярдәмче хуҗалыгында бинаның стеналары күтәрелгән, идәнгә плитә җәя башлаганнар. Аңа эшләрне 15 ноябрьгә кадәр төгәлләргә һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына субсидия бирүгә документлар тапшырырга тәкъдим ителгән.
Ә менә Зирекледән Мәүлет Закиров шәхси ярдәмче хуҗалыгында берни дә эшләнмәгән диярлек – әле нигезгә траншея казу эшләре башланган гына. Шуңа күрә аңа субсидияне кире кайтарырга һәм киләсе елга кабат комиссиягә гариза бирергә кушылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев