Министр Яңа Чишмә фермерларына ярдәм итәргә сүз бирде
8 майда республиканың Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Яңа Чишмә районында булып китте. Эш сәфәре барышында ул язгы кыр эшләре барышы белән танышты.
Марат Әхмәтов район башлыгы Вячеслав Козлов белән бергә вертолетта район кырларын карап әйләнделәр, аннары “Әхмәтвәлиева Г.Г.” КФХ территориясендә авыл хуҗалыгы оешмалары, оешмалар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очраштылар.
Район башлыгы кыскача гына кыр эшләре барышы белән таныштырды. 7 майга чәчү эшләре чәчеләсе мәйданның яртысында башкарылган, кукуруз һәм башка соң өлгерә торган культуралар чәчү эше бара. Терлекчелектә 2018 елга карата терлекләрнең баш саны арту күзәтелә, сөт җитештерү узган елга карата 105 % тәшкил итә. Шунысы сөенечле, сөткә бәя 2018 ел белән чагыштырганда 5 сумга (кг) югары.
Вячеслав Козлов авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм һәм булышлык күрсәтүләре өчен республика җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.
Хуҗалык җитәкчеләре белән сөйләшү барышында Марат Әхмәтов яуган яңгырларның бик яхшы булуын, дым барында кыска срокларда сабан культураларын чәчү эшен төгәлләргә кирәклеген билгеләп үтте. Аннан соң министр авыл хуҗалыгы оешмаларына ярдәм күрсәтү тәртибен аңлатты.
Аерым алганда, көзге культураларның үлүе аркасында (Яңа Чишмә районы буенча 17,5 мең гектарның 10 мең гектарына якыны) федераль ярдәм күрсәтү көтелә. Ул шулай ук төрле банклардан кредитлар алу тәртибен дә аңлатты.
Әңгәмә азагында Марат Әхмәтов күпсанлы сорауларга җаваплар бирде. Лейкозлы сыерларны нәселле терлекләргә алыштырганда республика ярдәме булачак (1 башка 50 мең сум), МЭТ симертү белән мәшгуль булган ШЯХ ларга да ярдәм булачак, дип вәгъдә бирелгән.
2019 елдан яңа гына үз эшен башлап җибәрүче фермерлар һәм гаилә фермалары төзү белән шөгыльләнергә ниятләгән кешеләр өчен субсидияләр дә арттырылган.
Авылга эшкә кайтачак авыл хуҗалыгы белгечләренә (яшьләргә) реаль ярдәм бар. Алар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 500 мең сум яңа урынга бару акчасы (подъемные) һәм ел дәвамында минималь хезмәт хакы алачак. Авыл җирлегендә торак программасы да яңартылачак.
Министр “Козлова М.И.” КФХ-га фермага бару юлын (озынлыгы 600 метр) төзүгә финанс ярдәме күрсәтергә сүз бирде, районның барлык игенчеләренә язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлауларын теләде.
Азат Мусин.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев