Николай Чукашов:«Рәхәтләнеп эшлибез»
“Агро-Основа” ҖЧҖнең Әдәмсә бүлекчәсендә язгы кыр эшләре оешкан төстә башланган. Үткән атна азагына монда, нигездә, туңга калдырылган җирләрне тырмалау эшләре төгәлләнгән һәм сабан культуралары чәчү тулы куәткә алып барыла.
Бүлекчә җитәкчесе Әдһәм Сибгатуллин белән аралашканда ул, барлыгы 1,5 мең гектардан артык бөртекле сабан культуралары һәм берьеллык үләннәр чәчәсе бар, кукуруз һәм көнбагыш 500 шәр гектар мәйданны билиячәк, 300 гектарны парга калдырырга ниятлибез, дип билгеләп үтте.
Бүлекчәдә 1,5 мең гектарга якынын көзге культуралар били, аларның торышы канәгатьләнерлек. Алар минераль ашламалар белән тукландырылган, хәзер тырмалау эшләре бара. Шулай ук күпьеллык үләннәрне тырмалау да төгәлләнгән, алар 1000 гектар мәйданны били. 200 гектардан артык мәйдандагы кыяклы үләннәр тукландырылган.
Чәчүне “Кузбасс” һәм “Агромастер” чәчү комплекслары белән башкарырга ниятлиләр, алар бер үтүдә өч операцияне башкара (культивация, чәчү, тигезләү).
Без хуҗалыкка барган көнне арпаны чәчү эше нәкъ менә “Кузбасс” чәчү комплексы белән башкарылды. Куәтле К-701 тракторында хуҗалыкның тәҗрибәле һәм намуслы механизаторы Николай Чукашов. Ул үз эшен белеп башкара, туган хуҗалыгында инде 12 ел хезмәт куя, бер генә чәчү кампаниясе дә аннан башка узмый. Чәчүдә шулай ук чәчүче – орлык салып торучы Нәкыйп Гайнуллин һәм орлык ташучы КамАЗ шоферы Илшат Фәттаховлар да эшли.
- Тәмле, кайнар ризыкны көненә ике тапкыр кырга китерәләр, ЯММ бар, орлык белән тоткарлыклар юк, техника яхшы эшли, шулай булгач, канәгатьлек белән рәхәтләнеп эшлибез, - ди Николай.
Азат Мусин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев